Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛЛЫГА ТАРТА КҮҢЕЛ: ДИЕТОЛОГ МОНЫҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТА

Вакыты белән үтереп баллы ризык ашыйсы килә башлый. Моның сәбәбе нәрсә булырга мөмкин? Бу теләкне ничек бетерергә? Диетолог җавап бирә.

Баллы ризык ашыйсы килү теләген басарга кирәкме? Бу турыда табиб-диетолог Елена Соломатина менә ниләр сөйли.

– Күп кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барып, дөрес тукланырга тырыша. Баллыдан баш тарта. Әмма без робот түгел. торт ашыйсы килсә, ашап алыгыз да, гадәти тормышка әйләнеп кайтыгыз. Иң мөһиме – бу хәлгә артык игътибар итмәү, үзеңне бетермәү, - ди Соломатина.

– Кеше үзен кадерләргә тиеш. Без бит суперменнар түгел, - ди табиб, - кайчак үзеңә ярамаган ризыкны рөхсәт итү тыюга караганда файдалырак булырга мөмкин. Чөнки кеше мондый катгый тыюлардан соң барыбер бирешәчәк.

Бертуктаусыз баллы ризык ашыйсы килсә, хәлләр катлаулырак. Бу очракта инде сәбәпне эзләргә кирәк. Ул физик җитешсезлек тә, психологик җитешсезлек тә булырга мөмкин. Мәсәлән, кешегә берәр төрле элемент җитмәскә мөмкин.

– Беренче чиратта, бу хром, магний, В төркеме витаминнары җитмәү сәбәпле булырга мөмкин. Хром ит, диңгез ризыкларында күп. Магний карабодай, яшел төстәге яшелчәләрдә һәм симәнкедә бар. В төркеме витаминнары  ит, катлаулы углеводлар, ярмаларда була, - ди Соломатина.

Шулай ук баллы ризык ашыйсы килүнең сәбәбе кисәк килеп чыккан вакыйга, стресс, энергия җитмәү дә булырга мөмкин.

– Бу аерылышу да, якыннарның авыруы да, тормышта күңелле вакыйгаларның азаюы да булырга мөмкин. Кешенең яраткан хоббие белән шөгыльләнә алмавы, спорт белән шөгыльләнмәүве дә була ала. Аз ашау, аз йоклау да аркасында да баллы ризык ашау теләге арта. Кышкы вакытта кешегә җылыну өчен энергия җитми. Гадәттә, аны тулыландырырга майлы, баллы ризыклар ярдәм итә. Шуңа күрә организм баллыга тартыла, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев