Логотип Идель
Белми калма

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ «МОГҖИЗА» СТУДИЯСЕ ФАНТАСТИК ӘКИЯТ ӘЗЕРЛИ

21 апрель 11:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикләнгән балаларның «Могҗиза» студиясе «Миһербанлык» спектакле премьерасын күрсәтә. Тамашада сәламәтлеге чикле балалар һәм Тинчурин театры артистлары катнаша.

«Миһербанлык» дип исемләнгән фэнтези тормыш авырлыкларын җиңәргә, калыпларга буйсынмый үзең теләгәнчә эшләргә һәм хыялларны тормышка ашыру хакында, дип сөйләде «Могҗиза» студиясе кураторы Зулфия Бәшәрова. Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан 15 кә җиткән. «Могҗиза» ның үзенчәлекле ягы тагын шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Спектакльдә дүрт бала – Анель, Алсу, Айрат һәм Әмир интернет челтәрендә «Ялкынлы шәһәр» уенында танышып, якын дусларга әйләнәләр. Интернет дөньясына чумган балаларны, кинәт кенә ут (электричество) бетү яшәешкә чыгара. Алар үзләренең чынбарлыгы белән күзгә-күз очраша, тере дуслар белән таныштыра.

Фантастик әкиятнең авторы – Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев