Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН СТУДЕНТЫ – АЛДЫНГЫ ПЕДАГОГИК ПРАКТИКАЛАР АВТОРЫ

1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр Анапа шәһәрендә «Смена» балалар үзәге территориясендә IX Бөтенроссия студентлар педагогик отрядлары форумы узды.

Форумда катнашучылар өч көн дәвамында спикерлар белән эшләде, файдалы лекцияләрдә булды. Студентлар отрядларының һөнәри осталыкларын үстерергә һәм яхшы хис-тойгылар белән уртаклашырга мөмкинлекләре күп булды.

Форум ябылышында «PROфинансируй себя» дип аталган Бөтенроссия әйдаманнар практикалары бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Казан федераль университеты студенты, мәктәп яшендәге балалар арасында грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән «Кем эшмәкәр булырга тели?» дигән уенның авторы Эмилия Гилязова да бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев