Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН ПЛЯЖЛАРЫ КАЙЧАН АЧЫЛА?

Белүебезчә, Татарстанда әлегә пляжларда ял итү тыелган, алар рәсми рәвештә ачылмады. Кайчан ачылачак соң?

Пляжларның һаман да ачылмавының сәбәбе коронавирус кына түгел. Тагын бер сәбәп – ул мондый урыннарның су коену өчен яраклаштырылган булмавы.

Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчсес Лилия Галимова пляжларның кайчан ачылачагы турында сөйләде.

- Куркынычсызлык мәсьәләләрен чишеп бетерәсе бар. Алар хәл ителмичә, пляжлар ачыла алмый, - ди ул, - су коену сезоны коронавирус аркасында гына түгел, ул урыннардагы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дә кичектерелә. Ел саен әлеге ял итү урыннары Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелә.

- Узган ялларда гына да сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәү сәбәпле, 10 кешебезне югалттык. Моның сәбәбе – су коену өчен туры килмәгән урыннарга бару, аларда су коену тыелган, - ди Галимова.

Татарстанда су коену кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау өчен зур рейдлар узды. Пляжлар рәсми рәвештә ябык булса да, җәй башыннан бирле республикада 36 кеше батып үлде, аларның 3 се – балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев