ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА БАЛАЛАР ШАГЫЙРӘСЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ УЗАЧАК
15 мартта 15:00 сәгатьтә Татар китабы йортында танылган балалар язучысы Әминә Бикчәнтәеваның 110 еллыгы уңаеннан «Язгы бүләкләр» кичәсе узачак. Кичәдә шигырьләр укылачак, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар башкарылачак.
Әминә Бикчәнтәева иҗатының төп темасы – туган як табигатенең матурлыгы, кешелеклелек, балаларның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре. Шигырьләре, хикәя һәм повестьлары балаларга карата әниләрчә җылылык белән сугарылган.
Кичәнең олы кунагы язучының кызы – музыка белгече Зөбәрҗәт Арсланова. Ул шәхси архив материаллары буенча Әминә Бикчәнтәеваның биографиясе белән таныштырачак һәм әнисе турында йөрәгендә уелып калган якты истәлекләр белән уртаклашачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
29 март 2023 - 14:05
-
29 март 2023 - 11:28
-
28 март 2023 - 14:53