Логотип Идель
Белми калма

«СОВЕТ КОМИКСЫ»: ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ ПРЕМЬЕРА ТӘКЪДИМ ИТӘ 

Казан яшь тамашачылар театрында 26, 27 майда Василий Аксенов әсәрләре буенча «Приключения Гены Стратофонтова» 
спектакле күрсәтеләчәк. Аның нигезендә – Аксеновның берьюлы ике повесте – «Мой дедушка – памятник» һәм «Сундучок, в котором что-то стучит». Спектакльне сәхнәләштерергә ГИТИСны тәмамлаучы яшь режиссер Тимур Галиев
алынган

«Василий Аксенов Казанда туып-үскән, биредә еш кына булган. Шуңа да без аның иҗатын игътибарсыз калдыра алмадык. Минем өчен бу бик кызыклы тәҗрибә. Безнең хәзерге чынбарлыкта әлеге әсәрнең репликалары кичә генә язылган кебек тоела», – дип билгеләп үтте Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Радион Букаев. 

Премьераның жанры һәм, гомумән, спектакль үзе бик үзенчәлекле. Авторлар аны «совет комиксы» дип билгели. Гена Стратофонтов – пионер малай, һәм ул уйлап чыгарылган ил, аны илбасарлардан азат итәргә кирәклек турында сөйли. Ләкин малай үзе ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев