Логотип Идель
Белми калма

«САФ» РАДИОСЫН РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ КУШЫМТА АША ТЫҢЛАРГА МӨМКИН

2022 елның 1 июненнән 12 яшькә кадәрге  балалар өчен «САФ» интернет-радиосы эшли башлады. Бүгенге көндә радионың 8000нән артык тыңлаучысы бар. Интернет-радио әдәби-музыкаль программалар чыгара, шулай ук белем бирү һәм тәрбия юнәлешләрен тәкъдим итә.

Радионың һәр юнәлеше югары дәрәҗәдәге белгечләр ярдәме белән чынга ашырыла. Шуңа күрә дә радио контенты кабатланмый һәм көннән-көн камилләшә. Шунысы кызык, тапшыруларны алып баруда балалар үзләре дә катнаша. Кечкенә булуларына карамастан, алар сәхифәләрне саф татарча һәм файдалы итеп тәкъдим итә.  

«Мин тыңлаучыларны сәләтле балалар белән таныштырам. Алар арасында музыкант, җырчы, нәфис сүз осталары бар. «Гөлбакча» тапшыруына сценарийны әни яза, шуннан аның буенча әзерләнәм»,  –  дип бүлеште раиода «Гөлбакча» тапшыруын алып баручы Фәридә Гатина. 

Көн саен эфирда татар телендә балалар өчен радиоспектакльләр яңгырый, кызыклы мәгълүматлар җиткерелә. Бүген радио фондында 2000нән артык музыкаль әсәр тупланган. Алар арасында балалар өчен җырлар, татар классик музыкасы, бишек җырлары бар.  

«Нигездә, радио фондында – классик музыка. Иртәдән кичкә кадәр классик музыка тыңлау мөмкин түгеллеген аңлыйбыз, шуңа күрә без аның өчен аерым вакыт бүлеп бирдек. Кичке сәгать 9дан соң бездә яшүсмерләр өчен җырлар яңгырый. Радионың эчтәлеген тәрбия ягыннан кыйммәтле әсәрләр тәшкил итә», – диде музыкаль мөхәррир Чулпан Яркәева.

Дуслар, радионы сайтта, шулай ук телефон өчен махсус рус һәм татар телләрендәге кушымта аша тыңларга мөмкин. Әлегә кушымта әле Android кулланучылары өчен генә булдырылган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев