Логотип Идель
Белми калма

«МЕНӘ ШУЛАЙ ТАТАР БИЮЕ ТУРЫНДА ЯЛГАН ФИКЕР КИЛЕП ЧЫГА»: КАРИЕВТА «ӘЙДӘБАС» СТАРТ АЛДЫ

Кичә Кариев театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе башланып китте. Атна буена хореографлар татар биюенең төбәк үзенчәлекләре белән танышачак. 6 ноябрьгә кадәр театрда Пермь, Урал, Себер, Самара, Казан татарларының һәм керәшеннәрнең милли биюләре буенча остаханәләр узачак. Беренче көнне катнашучылар өчен Әстерхан татарларының биюе тәкъдим ителде. 

«ӘйдәБас» остаханәсе ачылышында спикерлар рәтендә Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, профессор Раилә Гарипова, шулай ук хореограф, культурология фәннәре кандидаты, «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Дәүләт Умеров та бар иде. 

«Сәнгать, белем, фән – бу өч аяк нык торырга тиеш. Фән булмаса, мәгариф һәм сәнгать була алмый. Без, хореографлар, барыннан да элек, оста була белергә тиеш. Без фольклорны эзләп табабыз, эшкәртәбез һәм сәхнәгә чыгарабыз. Бүгенге көндә татар фольклоры ныклап өйрәнелмәгән, бу – проблема. Һәрбер халык биюе табигый география белән бәйле. Биюнең көнкүреш шартларын исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә хореограф моны белмәсә, ул биюне дөрес куя алмый, татар биюе турында ялган фикер килеп чыга», – дип сөйләде Дәүләт Умеров. 

Биредә Яр Чаллы, Түбән Кама, Самара, Казан, Мәскәү якларыннан катнашучылар җыелган. Мәскәүдән килүче катнашучы – хореограф сүзләренчә, аны татар биюе үзгә колоритлы булуы белән кызыксындырган, шуңа күрә ул ансамбле репертуарында татар биюе булуын бик тели.  

«Татар биюе – төрле. Без структуралар һәм хореографлар белән берләшеп, татар традицияләренә нигезләнеп, яңа формалар кертергә һәм милли бию үсешенә этәргеч бирергә теләдек», – дип төгәлләде «ӘйдәБас» остаханәсе ачылышын проект остазы Алсу Мәгъсумҗанова.

Фото Г.Кариев театрының Вконтакте битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев