Логотип Идель
Белми калма

«MEDIASTART» БЕЛЕМ БИРҮ КУРСЛАРЫ ЯШЬЛӘРГӘ ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР ӨЧЕН ЮЛ АЧА

Бүгенге көндә «авыл» сүзе күпчелек кеше өчен искелек, заманадан күпкә артта калган урын буларак күз алдына килә. Яшьләрнең дә күбесе авылда мөмкинлекләр һәм үсеш өчен җирлек юк дигән сәбәп белән шәһәргә күченүне өстен күрә. Ләкин моның киресен дәлилләүче кешеләр һәм чаралар да юк түгел. Алар авыл белән шәһәр арасында бернинди дә чикләр юклыгын күрсәтә.

Әйтик, берничә көн элек кенә, 22 октябрьдә, Теләче районы Баландыш авылында «MediaStart» белем бирү курслары үткәрелде. Проект җитәкчесе – Баландыш авылы мәдәният йорты мөдире Тимербайев Илсаф әлеге идеянең ничек тууы турында сөйләде:

«Бу идеяне күптәннән башымда йөрттем. Укып бетереп, авылга кайткач, яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, аларны туган якка тарту турында уйлап йөрдем. Медиа өлкәсе – хәзерге заманда бик актуаль һәм алга киткән юнәлешләрнең берсе. Казанда университетта белем алганда, үзем дә фото һәм видеолар төшерү, монтажлау белән кызыксына идем. Шулай уйлый торгач, «MediaStart» проекты туды. 2022 елда Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган грант конкурсында әлеге проект белән катнашып, җиңү яуларга насыйп булды»,  диде ул.

Мондый форматтагы чара Теләчедә беренче тапкыр оештырылды. Анда яшьләр SММ, фотога һәм видеога төшерү юнәлешләре буенча белем алды. Биредә районның 70тән артык укучысы, студенты һәм төрле оешма хезмәткәрләре катнашты.

Шуны да әйтергә кирәк, әлеге проектта белем алырга теләк белдереп, Казаннан да махсус килүче яшьләр булды. Алар каршында бу юнәлештә зур уңышларга ирешеп, төрле премия һәм мактаулы исемнәргә лаек булган В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты студентлары чыгыш ясады. Чарада катнашкан һәркемгә медиа юнәлеше буенча белем алу турында сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев