Логотип Идель
Белми калма

КФУ ТАТАР ТЕЛЕН БУШЛАЙ ӨЙРӘТӘ

КФУда теләгән кешеләрне бушлай татар теленә өйрәтәчәкләр. Дәресләр атнага ике тапкыр, 18:00 дан 20:15 кә кадәр узачак.

Тик курсларга килү берничә этапны үтүне таләп итә. Башта телне белү дәрәҗәсен билгеләр өчен тест узасы була. Аннары онлайн рәвештә теркәлеп, гариза тутыру сорала.

Татар телен өйрәнү курслары ике ай дәвамында барачак. Укырга килүчеләр исемлеген, дәресләр расписаниесен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче кат фойесында игъланнар тактасында күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә университетның матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев