Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНЛЫЛАРНЫ ЯҢА ЕЛ ЧАРАЛАРЫ ПРОГРАММАСЫНДА НӘРСӘ КӨТӘ?

Казан Яңа ел каникулларында сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә инде берничә ел тора. Быел да башкалада шәһәр халкы һәм кунаклары өчен кышкы ялларга күңелле программа әзерләнәчәк.  Яңа ел каникуллары чорына отель, кунакханә номерларының 60-70% ына инде бронь алынган.

Шулай итеп, «Казан Кремле» музее 14 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, остаханәләр, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан 7 музейның һәркайсында да балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләнгән. 3-4 гыйнварда исә «Туган авылым» комплексы территориясендә «Tatar Fair» һөнәрчелек һәм фермер продукциясе күргәзмә-ярминкәсе узачак. Биредә Яңа ел каникуллары буена саф һавада балалар өчен әкияти тамашалар булачак. 18 декабрьдә Кремль яр буенда Яңа ел шәһәрчеге ачылу да көтелә. 16 гыйнварга кадәр биредә балалар өчен интерактив квестлар оештырылачак, ә Яңа елны яр буенда каршы алырга теләгән кунаклар өчен аерым программа әзерләнәчәк.

Актив ял яратучыларга Казанда шугалаклар һәм чаңгы базалары тәкъдим ителә.

Моннан тыш, «Яркие выходные в Поволжье» программасы буенча һәрбер теләгән кеше  2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр Идел буе башкалалары буйлап сәяхәт кыла ала. Казаннан поезд Түбән Новгород, Киров һәм Ижау юнәлешендә барачак. Һәр шәһәрдә аерым бәйрәм программасы төзү каралган. Зурлар өчен турның бәясе 19 990, кечкенәләр өчен 16540 сум тора.

Яңа ел каникулларында шулай ук «Союзмультпарк» мәйданчыгы да уникаль программа белән балаларны каршы алачак.

Яңа ел ялларында глэмпингларның популярлыгы да артканнан арта. Каникулларны җылы өйләрдә, мунча һәм күп кенә кышкы күңел ачу чаралары белән үткәрергә теләүчеләрне Казандагы URMAN CAMP һәм Глэмпинг Glamptown көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев