Логотип Идель
Белми калма

«ИСӘНМЕСЕЗ?» ФИЛЬМЫ ТАТАРСТАН ПРОКАТЫНА ЧЫГА

Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» фильмы 18 ноябрьдән Татарстан прокатына чыга. Фильм Казанның «Мир» һәм республиканың 27 районындагы кинотеатрларда күрсәтеләчәк.

«Исәнмесез?» фильмы Мансур Гыйләҗев сценарие буенча эшләнгән. Режиссер аны Татарстанның Зәй, Сарман районнарында төшергән.
Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильм Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» һәм тамашачы мәхәббәте призын алган. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге сценарий буенча театр сөючеләр инде күптәннән Г. Камал театрында «Исәнмесез?» нең спектаклен дә күрә ала.

Илдар Ягъфәров әлеге фильмга бөтен җанын биреп төшергәне турында искәртә. Бу татар телендә төшерелгән фильм бер гаиләнең бер-берсенә һәрвакыт терәк булырга вәгъдә бирүе турында сөйли. Тик туганнарның берсе авырып киткәч, чыннан да, алар  барлык кыенлыкларны да бергә уза алырмы соң? «Исәнмесез?» фильмын төшерүчеләр җитди проблемаларны күтәрә. Әйтик, без исәнме әле, бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга әзерме кебек сорауларны күздә тота ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев