Логотип Идель
Белми калма

ДМИТРИЙ ДЮЖЕВ ЯШЬЛӘРГӘ ПЕТР I ОБРАЗЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘДЕ

Бүген Казанның «Россия – Минем тарих» мультимедияле паркында «Петровские времена» яшьләр мәдәни форумы ачылды. Яшүсмерләр каршында Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев чыгыш ясады. Ул балаларга Петр I турында сөйләде һәм яшьләргә киләчәккә киңәшләр бирде.

Форумда яшүсмерләргә Петр I нең балачагы, аның тәхеткә килүе һәм сыйфатлары турында сөйләделәр. Тулырак патша образы һәм «Тобол» фильмындагы Петр I роле белән Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев бүлеште. 

Мөгаен, күпләр популяр артист белән кечкенәдән үк таныштыр. Дмитрий Дюжевны күп кенә фильм һәм сериалларда күрергә мөмкин. Бүген ул яшь буынга Россия тарихында эз калдыручы патша роленә әзерләнүе, патшаның холкы, сыйфатларын өйрәнүе хакында җентекләп сөйләде: «Минем бурычым – персонажыма үзен белергә, танырга булышу. Драматург язган җөмләләрне аерып алып, мин персонажымның проблемаларын, ягъни аның моң-зарларын һәм куркуларын аңларга тиеш», – дип уртаклашты популяр артист. Үз чыгышында Дмитрий Дюжев Казанны, Татарстанны яратуы турында да әйтеп узды. Бу сүзләрне ишетүгә, зал дәррәү кул чапты. 

«Бүген сезнең җилкәгезгә авырлык төшә икән, киләчәктә сез, һичшиксез, бүләкләнәчәксез. Шуңа күрә тырышыгыз һәм рухи яктан үсегез, вакытыгызны бушка уздырмагыз», – дигән теләкләр белән төгәлләде үз чыгышын Дмитрий Дюжев. Ахырда артистның берничә татарча җөмлә әйтеп куюын яшьләр бик хуплады. Соңыннан инде алар төркемнәргә бүленешеп, төрле биремнәргә кереште һәм тарих укытучылары белән фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев