Логотип Идель
Белми калма

БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СМЕНАСЫ АЧЫЛДЫ

Биләрдә XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – Cоциаль күнекмәләр Биләр Форумның (Социальные навыки/Soft Skills) ачылыш тантанасы узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов мөрәҗәгать итте. «Сәләт үсә, сез дә аның белән бергә яңа максатларга ирешү һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр аласыз», - дип ассызыклады министр.

«Сәләт» форумының өченче сменасы 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар - Сәләтнең җәйге профильле аланнарына конкурс рәвешендә сайлап алынган сәләтле яшьләр. Смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы булып тора.

Һәр көн уку-укыту программасы һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турниры узачак.

Быел уку-укыту сессияләре Soft Skills - һөнәри даирәдә киләчәктә уңышка ирешү өчен кирәкле мөһим социаль күнекмәләргә багышланган. Смена кысаларында остаханәләрне Татарстанның әйдәп баручы галимнәре, белгечләре һәм бизнес-тренерлары үткәрәчәк.

Тел һәм тарих форумның төп темалары булачак. Смена барышында катнашучылар Биләр җиренең тарихын һәм татар телен өйрәнәчәк.

13 июльдә Биләрдә узучы форумда берничә буында Сәләт белән бәйләнгән гаиләләр җыелачак. Аларны «Асыл гаилә» проекты берләштерәчәк. Аның максаты - Сәләт гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» мәктәбеннән һәм «Бәләкәч» клубыннан килгән балаларны форум тирәлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның төрле яклап үсүе өчен шартлар тудыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев