Логотип Идель
Белми калма

«АПУШ» СТУДИЯСЕ КАМАЛ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕН ГӨРЛӘТТЕ!

«Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтелде. Берничә көн дәвамында яшь актерлар Казан тамашачысына үзләренең иң шәп спектакльләрен тәкъдим итте.

10 апрель көнне драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле, 13 апрельдә «Апуш»ның тәүге эше, драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, 14 апрель көнне танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре, Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбүгалисина» мюзиклы Г. Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтелде.

«Әбүгалисина» мюзиклы шулай ук 12 апрель көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә кабат куелды. Гыйнвар аенда булган премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итте. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелде.

12 апрель көнне Г. Камал театрының кече сәхнәсенең тамаша залы шыгрым тулы иде. Яшь артистларны карарга дип Казан шәһәренең мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр, журналистлар, Камал театры актерлары җыелган иде. Театрның бу залы «Апуш» өчен махсус төзелгән диярсең, чөнки барлык декорацияләр, актерларның хәрәкәте, тавышлары бу урынга тулаем туры килә. Театрның актерлары да булачак хезмәттәшләренең эшчәнлеген югары бәяләде. Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина «Спектакль барышында үземне Әбүгалисина дөньясында кебек хис иттем. Сезнең уйнауга карап, минем дә сәхнәгә чыгасым килде. Барыгыз да үз рольләрегезне бик оста башкардыгыз», – дип студия балаларына уңышлар теләп калды.

Өстәвенә, «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәткән көнне «Апуш» тагы берничә актерга баеды. Студиянең җитәкчесе Алия Файзрахманова кастингы уңышлы узган балаларны тантаналы рәвештә тамашачы белән таныштырып, аларның студиягә алынуларын игълан итте.

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев