Логотип Идель
Блоги

НЕОКЛАССИКА: FLORIAN CHRISTL КОНЦЕРТЫННАН СОҢ

Ул үтә дә эмоциаль, эчкерсез һәм бераз оялчан. Ул үзенә Ходай насыйп иткән бу гүзәллеккә, яратуга әле ышанып та җитә алмый сыман: кат-кат баш ия, кулларын күкрәгенә кыса.

Florian Christl. Яшь өметле алман неоклассигы. Вконтакте челтәрендә күземә чалынган афишада шулай язылган иде. Әсәрләрен тыңладым – җылы. Ышанасы килә! Үземә ансыз торып карарга ике атнага якын вакыт бирдем, миндә аңа кайту һәм аңа бармак очлары белән генә түгел, ә җаным белән кагылып карау теләге уянырга тиеш иде...

Сәхнәдәге аз санлы утлар, аның тынгысыз күзләренә чумып, мең мәртәбә дәртлерәк яна башлыйлар. Дәрт. Әлеге сүз кич барышында бик күп (ялыктырырлык түгел) яңгырады. Һәм ышандыра бит! Беренче нотаны яңгыратканчы, ул рояльга сеңәрдәй булып алга иелә, тәүге нота... һәм ул рояль белән бер булып могҗиза чакыра башлый. Талгын, тын мизгелләрдә аның уң кулы өскә күтәрелә һәм һавада нидер ясый. Син суларга куркасың, ярамый: барысы да ишетәчәк һәм могҗиза тумас борын җимереләчәк. Син бармакларыңны иренеңә терәп тын каласың. Могҗизага төсләр өстәлә башлый, детальләр арта, уң кул һавадагы сурәтне төгәлләп, рояльга үрелә. Могҗиза туды, ул җиһанга үзенең барлыгын һәм берлеген белдереп сөрән сала, шашып елый, бәргәләнә. Бу халәт куркыта һәм бераз шикләндерә башлый: мин шашмыйммы соң анда, мин бәргәләнмимме? Сәхнә тулы халык, селкенергә дә куркып, минем шыр ялангач җанымны, курку катыш калтыравымны күзәтә түгелме соң?!

Юк, бар да яхшы, син үз урыныңда. Ә могҗиза бу яктылыкка һәм сөюгә ияләшә башлады, ахры: ул инде еламый, ә бары ара-тирә сулкылдап ала, һәм диңгез тулы карашын өскә күтәрә: “рәхмәт...”

Берничә кат Ludovico Einaudi һәм аның Мәскәүдәге концертын искә төшерәм: алтмыштан узган, чәчләренә кар куна башлаган бу олпат кеше үзенең мәгърүрлеге белән таң калдыра: оркестр тоташ бер иңрәүгә әйләнеп уйнаганда да, ул төз һәм горур кала бирә: кискен хәрәкәтләр ясамый, йөзендә - мәһабәт тынлык.

Яшь композиторга күз ташлыйм: ул бәргәләнә, һәр бармаклары аша, үзе аша үткәреп уйный. Ул һәр әсәре алдыннан бераз булса да сүз тота, күрәсең, тамашачыга бу көйне язарга этәргән хисләр һәм халәт турында аңлатырга тели, ышануларына һәм яратуларына өмет итә. Бу да сокландыра. Бу да яраттыра. Итальян неоклассигына дөнья гамен күңеленә үткәрми торып, үз уйларына чумып уйнау килешсә, яшь алман неоклассигында бу бәргәләнү, кискен хәрәкәтләр, ДӘРТ матур.

Һәм син үзеңнең монда юкка түгеллегеңне аңлыйсың: ике ел элек Мәскәүдә үз йөзен тапкан композиторны тыңлап ләззәтләнсәң, бүген йөгерә-абына үз сукмагын эзләүче, шундый эчкерсез һәм үзең сыман җиһанның һәр ымыннан лепердәп торучы йөрәкле егеткә карап сокланасың.

фото композиторның шәхси сайтыннан алынды

Теги: музыка

Нет комментариев