Блоги
Тулырак
Минем гадәтләр
Сәлам! Таныш булыйк, мин - Лилия. Әлеге блогта син рухи дөньяны камилләштерү, үзанализ, шәхси үсеш һәм шулай ук психологиягә кагылышлы язмалар күрә алачаксың. Алар барысы да минем шәхси тәҗрибәмә ниге...
Сәлам! Таныш булыйк, мин - Лилия. Әлеге блогта син рухи дөньяны камилләштерү, үзанализ, шәхси үсеш һәм шулай ук психологиягә кагылышлы язмалар күрә алачаксың. Алар барысы да минем шәхси тәҗрибәмә нигезләнгән, шуңа сез дә үзегезгә файдалы киңәшләр таба алырсыз дип ышанып калам!
Бүген минем гадәтләр турында сөйләшәсем килә. Танылган психолог Трейси Брайан фикеренчә, уңышлы кеше булу өчен уңышлы кешеләрнең гадәтләрен үзләштерергә кирәк. Шәхсән минем үземә чираттагылары аеруча ошады:
1. “Дисней” компаниясенең башкарма директоры Роберт Айгер һәр көнне (хәтта ялларда да!) бик иртә, сәгать 4:30да тора икән. Шул рәвешле ул баш миенең иң актив һәм продуктив вакытын мөһим эшләргә багышлый.
2. Барыбызга да таныш булган Microsoft компаниясенә нигез салучы Билл Гейтс үзенә һәр көнне эшләнгән эшләренә нәтиҗә ясарга вакыт бүлеп бирә икән.
3. Программист Мэтт Мулленвег көн дә йоклар алдыннан 1 отжимание ясарга гадәтләнгән.
4. Күренекле язучы Эрнест Хемингуэй, иртән тору белән башына килгән бөтен уйны кәгазьгә күчерә торган булган. Шуннан соң ул көн дә язган сүзләрен санаган. Үзенең төп бурычын иртә белән үк үтәп куйгач, көн дәвамында ул үзен ирекле итеп хис иткән.
5. Язучы Чарльз Диккенс исә көн саен 14:00 да урамга йөрергә чыккан. 3 сәгатьлек «прогулкадан» соң аның ару хисләре юкка чыккан, ә икенче көнгә ул тулы энергия белән йокыдан уяна торган булган.
Минемчә, әлеге гадәтләрне барыбыз да үзләштерә ала. Иң мөһиме - ихтыяр көчен эшкә җигергә һәм көн саен уңышка таба кечкенә генә булса да бер адым ясарга!
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев