Логотип Идель
Блоги

БАРИСТАЛАР һәм МИН

Каһвә, каһвә, каһвә... һәм баристалар!

Бер текә каһвәханә турында язам. Үтереп кызыксынсагыз, исемен язармын;) Каһвәханә эчендә гомум стиль юк та диярлек, әмма барысы да Гавай утраулары, серфингны искә төшерә: диварга терәп куелган серфинг такталары, сәяхәт турында журналлар, рәсем ясар өчен карандаш-фломастерлар, серфинг буенча чемпионат видеолары, җиңел рәхәт музыка...

Тик бу җирнең текәлеге анда түгел. Баристалар! Мин үземнең бу һөнәр ияләренә никадәр сокланып һәм көнләшеп караганлыгым турында әйттеме әле? Кыскасы, бу блогта алар күп булачак.??‍♂️

Мондагы баристалар сине башка каһвәханәләрдәге сыман “исәнмесез” дип түгел, “сәлам” дип каршы алалар. Алар белән аралашып китү шулкадәр җиңел! Каһвәңне әзерләгән арада гына да алар белән әллә никадәр әйбер турында гапләшеп алырга була.

Баристалар сөйләшә дә беләмени әле? О-о-о, миңа бу сорауны башта бик еш бирәләр иде.

Бу сораудан көләсе генә килә, сөйләшмиләр, ие, туктатып карагыз әле сез аларны! 

Җизни әйтмешли, алар барменнар күк: эчемлегең белән ләззәтләнеп утырган арада, барлык борчуларыңны чыгарып салырга мөмкинсең, ул сине тыңлаячак, кызыксынсаң, үз фикерен әйтәчәк. Тик монда хәмер юк, бар да тәртипле һәм матур гына.

Ә хәзер бариста белән сөйләшеп китү буенча tutorial:

1. Матур итеп елмаеп керәсең, “сәлам” дисең һәм берара нинди эчемлек сайларга белми басып торасың.

2. Бариста “ни эчәргә телисең?” дип сорагач, “белмим дә инде, капучинодыр, берәр сироп белән, тик ниндине икәнен белмим” – дисең.

3. Ул синнән “сиңа нәрсә күбрәк ошый: җиләк-җимешле тәмнәрме, чикләвеклеме, әллә берәр кызыклырак нәрсәме?” дип сораячак.

4. Тә-ә-әк, әзрәк нәрсәдер селкенә башлады, име. Бу темадан читкә китмибез, “бөтнекле белән тәмле булырмы икән, бер дә эчеп караганым юк” – дисең.

5. “Әгәр үзенчәлекле тәмнәр яратсаң, сиңа ошаячак” – дияр бариста.

6. Хәзер аз гына драма өстибез: “бүген иртәдән бирле кәефем юк инде, гел нидер килеп чыга тора, баш буталды, шуңа яңа әйбер эчеп карыйсы килгән иде” –дисең. Һәм авыр сулап куясың.

7. “Әйдә, алайса бөтнек белән ясыйм” – диячәк (я башканы тәкъдим итәчәк).

8. Менә бу мәлдә вакыйгалар ике төрле юнәлеш алырга мөмкин:

     1) Бариста синнән хәл-әһвәлләрең турында сораштыра башлый;

     2) “Борчылма, барысы да яхшы булчак” ише сүзләр белән сине тынычландырырга тырышачак.

Ә калганын, давай, миннән башка, яме. Иң мөһиме, капучиноны эчеп карагач, “аһ! Искиткеч тәмле булган бу, телемне йота яздым” – дияргә онытма, комплиментлар жәлләмә. Чыгып киткәндә рәхмәтләр әйтеп, матур кичләр теләргә онытма. Афәрин! Син – искиткеч! Икенче, өченче кергәннәрдә ул инде сине “бөтнекле капучино, әллә берәр яңа әйберме?” – дип каршылаячак.

Әллә кайда кереп киттем. Бу каһвәханәне (үлеп) яратуымның сәбәбе баристалар гына түгел, әлбәттә. Андагы капучино! Сөт һәм эспрессоның камил дуэты, аны бер эчеп караганнан соң, башка җирләргә аяк атлыйсы да килми (тик мин атлыйм, чөнки тәмле җирләр Казанда күп).

Каһвәханәләр дип башлаган идем, бер җиргә килде дә төртелде. Ә тәмле, матур, рәхәт җирләр муеннан бит әле! Алары турында соңрак.

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ах!)))