-
24 сентябрь 2021 - 11:26ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛАБорынгы заманда булган бер бай. Ул бик тә эчкече булган. Бу үзенең кибетләрен, малларын бөтенләй эчеп бетергән. Моның бер баласы мәдрәсәдә укый икән. Мәдрәсәдә укый торган бала атасының болай эчүен бер дә белми йөргән. Бай бөтен әйберләрен сатып эчеп бетергән дә беркөнне үзалдына сөйләнеп утыра икән: «Акча биреп торучы булса, муеным кистерергә дә риза», – ди икән, моның шулхәтле эчәсе килгән.
-
11 сентябрь 2021 - 16:06МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫҖәй... Җылы җәй... Шаян җилкәй минем аркамны акрын гына сыйпап үтә. Якты кояш мине үзенең нурлары белән назлый, иркәли иде сыман. Болытлар зәңгәрсу күк йөзендә мине үртәп рәхәтләнеп йөзеп йөриләр. Кызыгам да шул мин аларга: үз көйләре белән һаман да шул бер якка гына агылалар да агылалар. Дөрес, кояшның әле күренә генә башлаган чагы. Тау артында урнашкач, авыл да әле торып, уянып кына киләдер.
-
8 сентябрь 2021 - 14:25ҮГИ КЫЗ ӘКИЯТЕБорын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булган, шуңа аны бер дә яратмаганнар. Беркөн үги кызны урманда адаштырмакчы булганнар.
-
4 сентябрь 2021 - 15:20ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕҖәйнең кояшлы бер иртәсе. Мин күземә кояш нурлары яктыртуыннан кинәт уянып киттем. «Ур-ра, бүген булса да кояш чыкты, яңгырлар ялкытты инде, бүген, ниһаять, кояш!» – дип, мин яхшы кәеф белән торып бастым.
-
13 август 2021 - 11:01ТАМГАЛЫ КУЯН (ӘКИЯТ)Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан.
-
14 июнь 2021 - 14:38БЕР ТЕЛЕМ ИПИКүптән түгел редакциябезгә Сембер (Ульяновск) шәһәреннән хат килеп төште. Конверт эчендә кулдан пөхтә итеп җыелган китап! Китапның авторы – Иркәм Дәүли (Хәйретдинов). Әлеге китапта Иркәм абый үзенең сугыш чорына туры килгән балачак истәлекләре белән бүлешә. Аның бер хикәясен сезгә дә тәкъдим итәбез. Укыйк, уйланыйк. Бүгенге тыныч тормышның кадерен белик.
-
4 июнь 2021 - 11:12ГОМЕРЛЕК САБАКҖәйге эссе көн. Иртәнге кояш болындагы чәчәкләрне иркәли. Йокыдан уянган күбәләкләр еш кына төрле төсле чәчкәләргә куна-куна очып йөриләр, ә тырыш бал кортлары инде нектар җыю эшенә тотындылар. Таң әтәчләре кешеләрне йомшак түшәкләреннән торып, авылның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьле тормышында кайнарга чакыра...
-
30 май 2021 - 16:48«УТКИН МУЖ»– Әби, әби, сезнең яшьлек ничек үтте? Әби, хәзерге тормыш белән аермасы зур идеме? Әби, әби... Менә шулай мең төрле сораулар белән йөдәтәм мин әбине. Әбиләр яшәгән чор турында да беләсем килә бит! Ул үзе дә гел чагыштырырга ярата. «Безнең заманда» дип әйтү гадәтенә кергән.
-
26 май 2021 - 17:40САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧЮлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
-
22 май 2021 - 11:35ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫКәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
-
17 май 2021 - 15:56«БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!»Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр.
-
9 май 2021 - 09:55ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР!Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
-
8 май 2021 - 18:49НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮКукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
-
17 март 2021 - 10:43ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР– Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды: – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде.
-
18 февраль 2021 - 14:35ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ)Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде. Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады.
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27