-
18 гыйнвар 2023 - 16:19КАЗАНДА КУРЧАКЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ ҮТӘ22 гыйнварга кадәр Казанның «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Курчакларның алтын гасыры» дип аталган күргәзмә бара. Үзенчәлекле курчаклар музее XIX-ХХ гасыр коллекцияләрен тәкъдим итә. Кунаклар Мәскәү Уникаль курчаклар музееның 160тан артык гаҗәеп экспонатын күрә алачак.
-
17 гыйнвар 2023 - 17:12ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘБүген халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры вәкилләре Казанга килде. Театр февраль аенда Г.Камал сәхнәсендә «Яшь йөрәкләр», «Капка» һәм «Болан» спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләрнең өчесе дә – 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.
-
17 гыйнвар 2023 - 11:53РОССИЯ БЛОГЕРЛАРЫ САНКТ-ПЕТЕРБУРГТА ҖЫЕЛА24 гыйнвар көнне Санкт-Петербург шәһәре Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче танылган блогерларны бер урынга җыячак. Төп максат – медиа өлкәсендәге яңалыклар, трендлар турында үзара фикер алышу. Чарада илнең 68 төбәгеннән 800 ләп инфлюенсер катнашыр дип көтелә.
-
16 гыйнвар 2023 - 15:48«АПУШ» СТУДИЯСЕ ЕЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәтә. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
-
13 гыйнвар 2023 - 17:18КАЗАНДА ДИРИЖЕР ФУАТ МАНСУРОВКА ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ АЧЫЛДЫБүген Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Мемориаль тактаны Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадында күрергә мөмкин.
-
13 гыйнвар 2023 - 13:55YUMMY MUSIC + ТҮБӘТӘЙ = ЯҢА КОНЦЕРТ СЕЗОНЫYummy Music лейблы һәм Түбәтәй T-LIVE камералы концертларының яңа сезонын тәкъдим итә. 26 гыйнвар – «Яңа йолдыз» телепроектының җиңүчесе Эльвира Ракипова, 9 февраль – ике яшь мөслимәнең noor дуэты, 22 февраль – күпмилләтле һәм күпконфессияле qaynar лабораториясенең концертлары көтелә.
-
13 гыйнвар 2023 - 10:19«МИНЕМ САБЫЙ ЧАКТАГЫ ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ»: ШАГЫЙРЬ РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИННЫҢ МУЗЕЕ АЧЫЛДЫБалык Бистәсе районының Балтач авылында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачылды. Равил Фәйзуллин тормышына һәм иҗатына багышланган музей шагыйрьнең исемен йөрткән мәктәптә урнашкан.
-
11 гыйнвар 2023 - 11:312023 ЕЛ ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА «ДАСТАННАР ЕЛЫ» ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛДЕБөтендөнья татар конгрессы 2023 елны «Дастаннар елы» итеп игълан итте. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак.
-
10 гыйнвар 2023 - 16:55«РОССИЯ ТАЛАНТЛАР БЕРЛЕГЕ» БӘЙГЕСЕ: КАТНАШ ҺӘМ ПОПУЛЯР ЙОЛДЫЗЛАР БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАТатарстанлыларны «Россия талантлар берлеге» музыка һәм бию бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге 3 юнәлештә үтә: хореография, вокал, инструменталь башкару. Проект җиңүчеләре «Без синең балаларың, Россия!» гала-концертында катнашачак һәм бер сәхнәдә популяр эстрада, кино йолдызлары белән чыгыш ясаячак. Катнашу шартлары, бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.
-
30 декабрь 2022 - 14:36БЕЛЬГИЯДӘ ФИЛЛӘР РАШТУАГА БҮЛӘКЛЕ БУЛГАНБельгия зоопаркындагы хайваннар өчен Раштуа иртә башланган. Чөнки аларга инде бүләкләр рәвешендә иң яраткан ризыклары: җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм балык тапшырылган.
-
30 декабрь 2022 - 10:37АНГЛИЯДӘ ТЕАТРГА БИЛЕТЛАР ТАРАТЫЛАЧАКТиздән Лондонда мохтаҗ кешеләргә театрга билетлар тарата башлаячаклар. Махсус яңа программа буенча атнага 1 мең билет театрга, биюле һәм музыкалы тамашаларга таратылырга тиеш икән. Билетлар бушлай яки минималь түләү белән биреләчәк.
-
28 декабрь 2022 - 10:32ТАТАРСТАН ЧАҢГЫЧЫЛАРЫНА ХАЛЫКАРА КЛАССЛЫ СПОРТ ОСТАСЫ ИСЕМЕ БИРЕЛДЕБүген Татарстан Республикасы җыелма командасының бәхетле көне! Христина Мацокина һәм Сергей Ардашевка халыкара класслы спорт остасы исеме бирелде. Бүләкләү тантанасын Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев уздырды.
-
27 декабрь 2022 - 12:50РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ 12 ЯШЬЛЕК МАЛАЙНЫҢ ТЕЛӘГЕН ТОРМЫШКА АШЫРДЫРөстәм Миңнеханов Иннополисны күрергә хыялланган 12 яшьлек Руслан Хәбибуллинның теләген тормышка ашырган. «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Чаллы укучысы Иннополиска экскурсиягә барырга теләгән булган.
-
23 декабрь 2022 - 14:03«МӘКТӘП БИЗНЕС-СТАРТЫ»: УКУЧЫЛАР ХӘЙРИЯ ЯРМИНКӘСЕНДӘ ҮЗ ТОВАРЛАРЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕБүген Казанның «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән 5-7 сыйныф укучылары үз товарларын тәкъдим итте. 12 меңнән артык яшүсмер эшмәкәрлеккә өйрәнеп, махсус тест үткән. Бизнес-планнар төзеп, икътисади исәп-хисаплар ясаган. Кергән акчаларның бер өлешен укучылар изге эшләргә җибәрергә тели.
-
20 декабрь 2022 - 17:10ЯҢА ЕЛ ЧАРАЛАРЫ: НӘРСӘ? КАЙДА? НИЧЕК?Быел Яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Бу арада күп кенә әйберләргә җитешә аласың. Ялларны күңелле һәм файдалы уздырыр өчен мөмкинлекләр юк түгел. Яңа ел уңаеннан үтәсе чаралар исемлеге белән язмада таныштырабыз.
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27