-
1 февраль 2023 - 16:58КЛОУННАР, ЖОНГЛЁРЛАР ҺӘМ ТЕАТР АРТИСТЛАРЫ: «КАЗАН ЭКСПО»ДА МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ КОЛЛЕГИЯСЕ УЗДЫКичә «Казан Экспо»да зур чара – Мәдәният министрлыгы коллегиясе узды. Чара мәдәният вәкилләрен, сәнгать оешмаларын һәм театр артистларын берләштерде. Коллегия алдыннан килгән кунаклар «Татарстанның рухы» дип аталган зур күргәзмә белән танышып чыкты.
-
1 февраль 2023 - 12:31ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА БЕЛӘН «КАЗАН УТЛАРЫ» АНСАМБЛЕ БАШКАРГАН ҖЫРЛАР МУЗЫКАЛЬ МӘЙДАНЧЫКЛАРДА ЧЫКТЫ«Мелодия» Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» ансамбленең 1973 елда яздырылган җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов исә бу эштә эксперт буларак үз киңәшләрен биргән.
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10«КЫРЫК ДҮРТНЕҢ МАЙ АЕНДА» ФИЛЬМЫНА КАСТИНГ УЗАФевраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27«ХӘТЕР МАРШЫ-2023» СТАРТ АЛДЫКазанда ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» республика акциясе старт алды. Акция катнашучылары лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан районнарында яшәүче укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләячәкләр. Башкалада дәресләрне үткәргәннән соң активистлар Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.
-
30 гыйнвар 2023 - 15:44ТАТАРСТАННЫҢ БАРЛЫК МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘ «БЕЗ – РОССИЯ ГРАЖДАННАРЫ» ДӘРЕСЛӘРЕ УЗАЧАКТатарстанның барлык мәктәпләрендә 1-18 февраль көннәрендә «Без – Россия гражданнары» дигән Парламент дәресләре узачак. Алар республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның урта гомуми белем бирү оешмалары педагоглары белән очрашуында билгеле булды.
-
28 гыйнвар 2023 - 10:43«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ МАКСАТЫ – БӨТЕН ЯШЬЛӘРНЕ, МӨМКИНЛЕКЛӘРЕН ҺӘМ СӘЛӘТЛӘРЕН ИСӘПКӘ АЛЫП, ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛӘҮ»Казанның «УРАМ» экстрим-паркында «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче төбәк советы утырышы узды. Анда проектның алга таба планы билгеләнде.
-
26 гыйнвар 2023 - 17:15ЮНЕСКОНЫҢ РФ КОМИССИЯСЕ «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ҺӘМ «НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕҢ ЗАМАН»га ҮЗ ЭГИДАСЫН БИРДЕ«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде. Фестиваль хәрәкәтләрен оештыручылар адресына тиешле хатны комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе җибәрде.
-
25 гыйнвар 2023 - 15:06«УНИКС»та ҺӘМ КАЗАН ЯР БУЕНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕБүген Казанның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында студентлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты үтә. Чара 400дән артык студентны берләштерәчәк. Концерт 15.30 сәгатьтә башлана. Программада җыр, бию һәм театраль номерлар булачак. Студентларны Казан федераль университеты җитәкчелеге, шулай ук Татарстанның яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары котлаячак.
-
25 гыйнвар 2023 - 13:48«Ә СЕЗНЕҢ УКУ ЙОРТЫ КАЙСЫ ӘСӘР ДИЕП УЙЛЫЙСЫЗ?»: РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ТЕЛЕГРАМДА СТУДЕНТЛАРНЫ КОТЛАДЫСтудентлар көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында бәйрәм белән котлап, пост урнаштырган. Анда ул Казанның төрле югары уку йортларына мәгънә ягыннан туры килгән 7 танылган әсәрдән тышлык белән бүлешә.
-
24 гыйнвар 2023 - 16:33«БӘХЕТ ЕЛЫ»: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ШӘРИФ КАМАЛ ТОРМЫШЫНА БАГЫШЛАНГАН СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТӘЧӘК30 гыйнварда Татар китабы йорты язучы Шәриф Камалның 1937 елдагы тормышына багышланган «Бәхет елы» дип аталган спектакль тәкъдим итә. Спектакль Г.Камал, Г.Кариев һәм К.Тинчурин театрлары белән берлектә язучының мемориаль фатирында күрсәтелә.
-
24 гыйнвар 2023 - 16:23ЭЗТАБАРЛАР 300ДӘН АРТЫК КЫЗЫЛ АРМИЯЧЕНЕҢ КАЛДЫКЛАРЫН ТАПКАН«Узган ел 30дан артык эзләнү экспедициясе үткәрелде, катнашучылар саны 600дән артып китте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 326 сугышчының җәсәде табылды һәм 11 очракта һәлак булучыларның шәхесен ачыклый алдык», – дип сөйләде «Ватан берләшмәсе» региональ яшьләр җәмәгать оешмасы советы рәисе Александр Коноплев матбугат конференциясендә.
-
21 гыйнвар 2023 - 12:34«ТАТКРАФТ»: «МАЙНКРАФТ»ТА ТАТАРСТАННЫ ТӨЗҮ БУЕНЧА ТУРНИР СТАРТ АЛА«Миллиард татар» редакциясе оештырган «Таткрафт» бәйгесенең икенче турниры старт ала. Турнир «Майнкрафт» галәмендә үтә һәм ул Татарстан шәһәрләре объектлары төзелешенә багышланган. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. «Таткрафт 2.0» 20 гыйнвардан алып 10 февральгә кадәр узачак. Нәтиҗәләр 17 февральдә ясалачак.
-
19 гыйнвар 2023 - 16:59ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫ БЕРЕНЧЕЛЕГЕНДӘ СПРИНТЕР ЯРЫШЫНДА ФИЛАТОВ БУЛАТ КӨМЕШ МЕДАЛЬ ЯУЛАДЫБүген Идел буе федераль округы Беренчелегендә спринтер ярышында Филатов Булат көмеш медаль яулады!
-
19 гыйнвар 2023 - 11:24«УЛ ӘЛЕ ӨЙЛӘНМӘГӘН ИДЕ»: ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ КАЗАНГА КИЛӘ30 гыйнварда Г.Камал театры сәхнәсендә Әлмәт татар дәүләт драма театры Гаяз Исхакый әсәре буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен күрсәтә.
-
19 гыйнвар 2023 - 10:45МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ӨЧЕН ҖӘЙГӘ ЯҢА ҺӨНӘР!Җәйгә озак калмады – тагын 5 ай һәм... иң рәхәт каникул көннәре башланачак! Әлбәттә, каникулны ял итеп кенә уздырырга теләмәүчеләр дә бар. Алар өчен иң шәп вариант – җәйге лагерьларда вожатый булып эшләү. Мәктәп укучыларының лагерьларда вожатый ярдәмчесе булып эшләргә тулы хокукы бар.
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27