Логотип Идель
Ялкын

«АЗИЯ ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛА?»

Бүген Нин Цзэтао ирекле стиль белән 100 метр дистанциягә йөзү буенча финишка 47,84 секунд күрсәткеч белән килде һәм Дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 100 метр арада җиңү яулаган беренче азиат спортчысы булып танылды. Финалга кадәр австралияле йөзүче, Панамерика уеннары җиңүчесе Кэмерон Макэвойга бирешсә дә, финалда Нин Цзетао аны 0,11 секундка узып китте.

Бассейндагы көнәшлек, дөрестән дә, шаккатыргыч булды. Мисалга, Олимпия чемпионы Натан Адриан призерлар өчлегенә керә алмады һәм бүген 7 нче урынны бельгияле спортчы Питер Тиммерс белән бүлеште бит.

Бу көнне мин беркайчан да онытмаячакмын, мин бөтен дөньядан килгән иң әйбәт спортчылар белән ярыша алдым. Мондый нәтиҗә күрсәтүемә мин әйтеп бетергесез шатмын! Кытайдан килгән спортчы кыска дистанциягә йөзүдә җиңде – бөтен Азиянеке кебек, бу минем өчен хыял иде. Бу безгә Рио-де-Жанейро өчен әзерлектә билгеле бер ышаныч тудырачак дип уйлыйм. Анда мин тагын да югарырак нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакмын. Хәзер миңа ММЧ һәм башка кешеләр тарафыннан күбрәк игътибар булыр дип уйлыйм”, - дип шатланып сөйләде журналистларга Нин Цзэтао.

Нин Цзэтаоның 4 тапкыр Олимпия чемпионы, Совет чорының легендар спортчысы, 90 нчы елларның иң танылган спортчысына охшарга тырышуы да билгеле булды.

Мин Александр Поповка сокланам. Күнегүләр һәм чыгыш ясауда мин аңа охшарга тырышам, чөнки ул – үрнәк алырлык шәхес”, - дип әйтте Кытай спортчысы.

Цзэтао өчен мөһим булган тагын бер ил – Австралия. Биредә ул күнегүләр ясарга өлгергән һәм әлеге илнең тренеры белән әйбәт аралаша (моны аларның бүләкләүдән соңгы аралашуларыннан сизәргә мөмкин иде). Йөзүче җыелма командалар үзара хезмәттәшлекне дәвам итәрләр дип ышана һәм Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада ясалачак чыгыш уңышлы булыр дип көтә.

Алтын яулау минем өчен хыял иде. Бортка тигәч, мин җиңдем дип уйламадым да. Нәтиҗәләргә карагач, йөзештә җиңүемне аңладым – бу шаккатыргыч иде”, - дип сөйләде йөзүче.

Журналистларны бүләкләү тантанасында аның үз иленең гимны уйнаганда “хөрмәт” бирүе дә кызыксындырды.

Мин спортчы гына түгел, ә Кытайның гражданины да”, - дип гади генә аңлатты моны үз туган иленең гади солдаты булган спортчы.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев