БУ – СЕР!
-
«ӘНИ ТЕЛЕФОНЫМНЫ ТИКШЕРӘ»6 июнь 2020 - 08:46«Әни телефонымны тикшерә. Аның шәхси әйбер булуын аңлатып та карыйм – файдасыз. Берсендә хәтта шуның аркасында бик каты сүзгә дә килдек. Әти дә әйтеп карый. Барыбер мин күрмәгәндә генә тикшергәли. Нәрсәдән шикләнәдер – аңламыйм. Нишләргә?»
-
«БУЕМ КЫСКА... НИШЛИМ?!»3 июнь 2020 - 11:16«Минем буем кыска. Тиздән мәктәпне тәмамлыйм. Кызлар каратасым килә. Шундый булып туганыма берәүнең дә гаепле булмавын аңлыйм. Тик барыбер кыен миңа. Егетләр янында да аерылып торам. Алар тарафыннан төрттерүләр дә булгалый. Спорт белән шөгыльләнү, нәрсә булса да ашау шулай ук булышмый. Әти-әнием дә кыска буйлылар...»
-
«МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАЧ, КИЯҮГӘ ЧЫГАРГА ТЕЛИМ»27 май 2020 - 16:47«Хәзер мин 11нче сыйныфта укыйм. Егетем бар. Аңа 23 яшь. Мин укып бетергәч, өйләнешергә телибез. Әмма әти-әнием моңа бик каршы. Кияүгә чыксам да, укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Алар барыбер ризалык бирми. Нишләргә киңәш итәсез?»
-
«БАЛАМ, УНИВЕРСИТЕТНЫ ТАШЛЫЙМ, ДИ...»3 май 2020 - 13:16«Исәнмесез, кадерле «Ялкын» редакциясе. Ике ел элек улыбыз, БДИны уңышлы гына тапшырып, Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга кергән иде. Инженер һөнәре алып чыгарга тиеш. Тик соңгы вакытта укуын ташлау турында уйлана. Музыка көллиятенә китәм, ди. Нишләргә дә белгән юк, бик борчылабыз. Бигрәк тә ирем каршы. Ир-ат югары белемле булырга тиеш, ди. Берәр файдалы киңәш бирсәгез иде...»
-
«ИНТЕРНЕТТА УТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТМИЛӘР»23 март 2020 - 10:54«Әти-әнием миңа Интернетта утырырга рөхсәт итми. Күп дигәндә, атнага бер тапкыр керергә ярый. Алардан качып анда утырудан туйдым. Дусларым Интернетта аралаша. Мин кайчак мөһим яңалыкларны да белми калам. «Миңа әти белән әни Интернетта утырырга рөхсәт бирми» дип әйтә алмыйм бит инде аларга. Нишләргә?»
-
«ДЕТДОМНАН БАЛА АЛДЫК. УЛЫМ КАБУЛ ИТМИ…»9 гыйнвар 2020 - 10:00Безнең 13 яшьлек улыбыз бар. Ярты ел элек балалар йортыннан сабый алдык. Улыбызга гаиләдә берүзенә күңелсез булмас, энесе белән уртак телне бик тиз табарлар кебек тоелган иде. Тик чынлыкта алай булып чыкмады. Улыбыз яңа энесен кабул итми. Энесе янына бармау, аның белән уйнамау гына түгел, гомумән, сүзне тыңламый башлады.
-
«АПАМНЫҢ ЕГЕТЕН ЯРАТАМ...»1 гыйнвар 2020 - 19:39«Мин гашыйк булдым. Тик бу минем өчен бер дә шатлыклы вакыйга түгел. Чөнки ул кеше – бертуган апамның егете. Аларны бергә күргән саен, йөрәгем өзгәләнә. Нишләргә миңа?..
-
«ӘТИ ӘНИЕМӘ ХЫЯНӘТ ИТӘ...»26 декабрь 2019 - 10:46“Кая барырга, кемгә сөйләргә белмәгәч, сезгә язам. Беркөнне урам буйлап барганда әтиемне башка хатын-кыз белән күрдем... Ул аның битеннән үбеп алды... Әти әнигә хыянәт итә. Нишләргә? Бу турыда әнигә сөйләргәме? Бик авыр миңа”.
-
15 ЯШЬЛЕК КЫЗЫМНЫҢ ЕГЕТЕ БАР. АЛДАНЫР ДИП КУРКАМ...9 ноябрь 2019 - 10:1715 яшьлек кызым үзеннән 3 яшькә өлкәнрәк егет белән очраша. Дөресен әйтим, югалып калдым... Сүз кузгата башласам: «Без дуслар гына», – ди. «Ялганлый күрмәсен, алдана күрмә», – дисәм, гомумән, кызып китә.
-
БАЛАМНЫҢ ТЕЛЕФОНЫНДА ПАРОЛЬ...27 сентябрь 2019 - 11:23«Кадерле «Ялкын» журналы! Әниләрдән сезгә шактый хатлар килә. Сез аларга һәрвакыт төпле киңәшләр белән ярдәм итәсез. Шуңа күрә мин дә үз проблемам турында язарга булдым. Тиздән кызыма 15 яшь тула. Гомергә дә миннән нидер яшергәне юк иде. Ә якынча бер ай элек телефонына пароль урнаштырган. Моңа кадәр ул күрмәгәндә генә кереп, кемнәр белән аралашканын, нинди сайтларда утырганлыгын карап, тикшереп тора идем. Хәзер андый мөмкинлегем юк. Миндә – паника. Балам берәр начар компаниягә эләгер, туры юлдан тайпылыр дип куркам. Уртага салып сөйләшергә дә шүрлим. Тагын да ныграк үз эченә бикләнсә, нишләрмен?»
-
КЫЗЫМ МИҢА СЕРЛӘРЕН СӨЙЛӘМИ26 сентябрь 2019 - 13:54«Кызыма 15 яшь. Соңгы вакытта үзгәрде дә куйды. Моңа кадәр минем белән дусларча аралашса, соңгы вакытта бер серен дә сөйләми башлады. Гаиләбез дә имин. Дус-тату яшибез, югыйсә. Ә кызым ни өчендер үз эченә бикләнде. Нишләргә дә белмим хәзер. Берәр начар компаниягә эләктеме әллә дигән уйлар күңелемә тынгы бирми! Кадерле «Ялкын» редакциясе! Берәр файдалы киңәш бирегезче, зинһар!» Лилия, Арча
-
"ӘТИ-ӘНИ АНЫҢ БЕЛӘН ОЧРАШУЫМА КАРШЫ..."24 сентябрь 2019 - 16:28«Егетем миннән 7 яшькә олы, үзем 8нче сыйныфта укыйм. Бер-беребезне бик яратабыз. Әмма әти-әнием моңа каршы. Әни бераз аңлый башлады бугай инде, ә әти бу хакта сүз әйтергә авызны да ачтыртмый. Нишләргә? Миңа бик авыр».
-
ФИЗИКА УКЫТУЧЫСЫ УЛЫМНЫ КИМСЕТӘ!23 сентябрь 2019 - 10:33Физика укытучысы улыма каныга. Ул – гуманитарий. Инглиз теле, әдәбият кебек дәресләрне бик яратып укый, сыйныфташларыннан күпкә алда бара. Ә математика, физика кебек төгәл фәннәргә артык сәләте юк, тик үзе артта калмаска тырыша. Укытучы шуны күрми микәнни?! Әзрәк канатландырып җибәрсә, баланың күңеле дә булыр, теләге дә артыр иде. Яшьтәшләре алдында шәхесен кимсетүче сүзләр дә ычкындыргалый. Монысы бөтенләй башыма сыймый. Педагог бит ул! Нишләргә? Баламны ничек якларга? Аңа бу ситуациядә үзен ничек тотарга?
-
«УКЫТУЧЫМА ГАШЫЙК БУЛДЫМ...»7 сентябрь 2019 - 11:51«Бәлки, мин, егет кеше буларак, соравымны редакциягә юлларга да тиеш булмаганмындыр, тик киңәш сорый алырдай кешем башка юк. Мин үземнән 7 яшькә зуррак укытучыма гашыйк булдым. Нишләргә дә белмим, киңәш бирсәгез иде».
-
«ТАБИБ БУЛАСЫМ КИЛМИ...»2 сентябрь 2019 - 15:56«Быел 10нчы сыйныфны тәмамладым. Киләсе уку елында БДИ көтә. Инде бүгеннән үк кайсы фәннәрдән имтихан бирәсен уйларга, сайларга кирәк. Мин кечкенәдән театр дип янам-көям. Укырга да шушы юнәлеш буенча керәсем килә. Әмма әти-әнием минем артист булуыма каршы, аларның мине табиб итеп күрәселәре килә. Нишләргә? Киңәш бирсәгез иде».
Шәп укыла
-
4 октябрь 2023 - 13:32
-
3 октябрь 2023 - 14:49
-
2 октябрь 2023 - 17:25
-
29 сентябрь 2023 - 16:01