ЖУРНАЛИСТЛАР ТЕЛЕНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ

Журналистлар үзләренә генә хас телдә сөйләшергә яраталар инде алар. Һәм еш кына аларның ни әөтергә теләвен аңлап та булмый. Аңлауны җиңеләйтү өчен сезгә кыска гына сүзлек тәкъдим итәбез.

А


АНАЛИТИК - бик акыллы журналист. Ул тормышның нинди булырга тиеш түгелен белә һәм башкаларга аңлаткандай итә.




Б


БЛОГЕР - кайдадыр гаражларда яшәүче мифик затлар, журналистлар аларның фикере тирән һәм дөрес дип саный, һәм шуларны эзләп, Интернетның изге сәхифәләрен актара.




Г


ГУГЛ - илаһи акылга ия зат. Аның һәр сүзенә, һәр аңлатмасына ышанырга була.




Ж


ЖУРНАЛИСТЛАР - ашамый, эчми, йокламый торган илаһи затлар, алар бер дулкында фикерлиләр, һәм еш кына барысы да бер темага язалар.




К


КОНВЕРГЕНЦИЯ - бик күп акча таләп итә торган процесс.
КЕШЕЛЕК - Твиттер, Фейсбук, Вконтакте, Инстаграм кулланучылары һәм тагын ике әби белән бер бабай.




М


МЕДИАКОНСУЛЬТАНТЛАР - журналистларның үз редакцияләре турындагы фикерләрен тыңлаганнан соң, шул ук фикерләрне саннар белән исбатлап бирә торган кешеләр.
МОБИЛЬ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР - һәр ел саен "киләсе елга" редакциягә керергә тиешле үзгәрешләр.




Р


РЕДАКТОР - язылган һәр мәкалә өчен җавап бирүче һәм гомерен шуларга фида итүче мөһим кеше.




Т


ТРЕНИНГ - кемгәдер җитәкче булган кешеләрнең үзләренә буйсынучылар белән аралашу һәм җитәкче булуын үз-үзенә исбатлау мәйданы.




У


УКУЧЫЛАР - хата киткән очракта, озын хатлар юллый торган куркыныч кешеләр.

 

Бик җитди кабул итмәгез :)






 

Тагын укыгыз:


ЖУРНАЛИСТЛАР НИЧЕК КИЕНӘ?

ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР ФЕСТИВАЛЕ

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7898
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6421
    3
    128
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4329
    0
    59

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019