ТӘМЛЕ ЧЫРШЫ

Җиләк - җимеш турында ниләр беләбез без?Витаминлы ,әчкелтем - төчкелтем ,җәен бакчада ,кышын кибет киштәләрендә табарга була.Шул гынамы?Бик беләсегез килсә,алар әле үз тормышлары белән яши ,сөенә һәм митингларга да чыга  плп икән .Бер көн редакцияга килеп керсәк  - бунт купкан!

 

Баксаң, алар Яңа ел алды табынында хаклык өчен көрәшергә берләшкәннәр икән. Имеш, аларны бәяләп бетермиләр, имеш, алар ризык кына түгел, ә табынның яме, күрке дә. Яңа ел чыршысы урынына ал да куй гына! Шуңа дәгъва кылып яталар! Булдырабыз, диләр. Карап карыйк!

Кирәк: 2 алма, 1 әфлисун, 1 карамбола, 1 бәйләм кызыл һәм яшел виноград. Конус кебек кәбестә дә таптык (аның урынына гади кәбестә күчәнен дә конус рәвешендә кисеп куллана аласыз) – монысы инде чыршының кәүсәсе. Әгәр башка җиләк-җимешләр дә катнашырга тели икән, тыеп торма – кушылсыннар! Ләкин шуңа игътибар ит, буйлары рәткә туры килеп торсын. Мәсәлән, мандарин һәм кивины югары рәтләр өчен кулланырга, ә җиләкләрне бизәк итеп соңыннан тезәргә була.

1

  1. Кәбестәнең төбенә, бер рәт итеп, 3-4 см ара калдырып, агач таякчыклар – шпажкалар тезеп чыгабыз.2

  2. Алма белән әфлисунны 8гә бүләбез һәм шпажкаларга бераз авыштырып кадап куябыз.3

  3. Беренче катлам әфлисуннан булса, икенчесе – алмадан. Икенче каттагы алманы ике әфлисун арасына, 3-4 см га югарырак күтәреп, бер рәт итеп утыртып чыгабыз.4

  4. Өченче рәттәге шпажкаларның – 1/4, дүртенче рәттәге шпажкаларның яртысын сындырырга кирәк – конус формасын сакларга уңайлы була.5

  5. Бишенче рәттә шпажкалар озынлыгы алдагысыныкы кебек кала, ә менә телемләрнең буен кыскартабыз. Әмма кисентесен ташларга ашыкма... Шул рәвешле өскә кадәр төзеп барабыз!6

  6. Иң өскә – йолдыз (карамбола телеме) куябыз.                                   7

  7. Гирляндасыз булмый да булмый инде: бушрак урыннарга виноград кадап чыгабыз! Калган җиләк-җимешне турап, тәлинкәнең күренеп калган урыннарын каплыйбыз. Карсыз Яңа ел булмый: әзер чыршы өстенә шикәр пудрасы сибәргә онытмагыз!8

  8. Менә, алты катлы чыршыбыз әзер!                                                                9


 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7898
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6419
    3
    128
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4328
    0
    59

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019