СИНЕҢ ЧӘЧЕҢ = СИНЕҢ КӘЕФЕҢ!

Чәч коелу күп кешене борчый. Бу хәлнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, дөрес тукланмау, организмга витаминнар, тимер җитешмәү, аларны дөрес карамау һ.б.

Тараганда һәм юганда без бик күп чәч бөртекләрен югалтабыз. Һәм бу нормаль күренеш! Уртача көненә 50-150 гә кадәр чәч бөртеге коела. Әмма коелаган чәчләр саны яңа үсеп чыкканнарыннан күбрәк булса, хафалана башласагыз ярый.

Чәч ни өчен коела соң? Белгечләр әйтүенчә, моңа бик күп төрле факторлар йогынты ясый. Шулай да хатын-кызларның 95%ында бу күренешкә генетика сәбәпче. Чәч коелу дөрес тукланмауга да бәйле. Чәч һәм кандагы гемоглобин арасында да тыгыз бәйләнеш бар.  Итне аз ашау яки бөтенләй ашамау гемоглобинның кимүенә һәм чәчнең коелуына китерә. Организмда тимер күләме җитәрлек булса, чәч үсеше дә яхшы була.

Чәчләрне дөрес юмау, тарамау да аларның коелуына китерә ала. Бик еш буяу да чәч коелу да нерв тамырларын какшата.

Һә-әә-әәәм, әлбәттә инде, БОНУС! ???
Чәчләр куе булып үссен өчен аны дәфнә (лавровый лист) яфрагыннан ясалган төнәтмә белән чайкарга кирәк. Әлеге төнәтмә чәч тамырларындагы кан әйләнешен көчәйтә, шуның нәтиҗәсендә чәчләр тизрәк һәм куерак булып үсә. Төнәтмә ясау өчен бер литр суга бер уч дәфнә яфрагы салып, 20 минут дәвамында кайнатабыз. Чәчне юганнан соң, шуның белән чәчне чайкыйбыз.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2934
    1
    32
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2356
    0
    19
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1847
    0
    16

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019