СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН... КАЗАН

Онытылырга, яңа тәэсирләр алырга, илһамланырга теләгән кешеләргә сәяхәт итәргә киңәш итәләр. Альбер Камю да сәяхәтләр турында: “Сәяхәт – кешегә үз-үзен табарга ярдәм итә торган иң бөек һәм иң җитди фән”, ди. Ә сәяхәт итәргә мөмкинлек булмаса нишләргә? Без моннан чыгу юлын таптык! Атна саен сине Россия һәм чит илләрдәге син ишеткән һәм әлегә ишетмәгән шәһәрләр белән таныштырып барырга, кызыклы фактлар тәкъдим итәргә вәгъдә итәбез.

? Казан – Татарстан Республикасының башкаласы, Иделнең сулъяк ярындагы эре порт булып тора.

? Казан кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объекты булып санала.

? Тарихчыларның “Казан” атамасының килеп чыгуына бәйле берничә фаразы бар.

 1. “Казан” ның әле “казан” дигән, ягъни ризык әзерли торган савыт, дигән мәгънәсе дә бар. Бер легендага күз салсак, кешеләр җиргә яшәргә күчәргә тели, әмма кай җиргә икәнлеген белми. Бер сихерчегә мөрәҗәгать иткәч, ул аларга: “Казан астына ут төртегез, ул кайда кайнап чыга, шунда урнашырсыз”, - дип җавап кайтара.


 2. Казанның исемен Хәсән хан белән дә бәйлиләр һ.б.


? Казанның гербына төшерелгән Зилант исемле аҗдаһа шәһәрнең рәсми символы булып тора. Ул 2004 елда кабул ителә.

? Казан үзенең меңьеллык тарихы белән дә мактана ала әле. Археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә, шәһәргә 1005 елда нигез салынуы ачыкланды. Ә 2005 елда Казанның 1000-еллыгы зурлап билгеләп үтелде.

? XVI гасырда, төгәлрәге 1552 елда Казан Рус дәүләте тарафыннан яулап алына. Бу чорда Казан яхшылап ныгытылган, көчле ханлык була, яулап алу җиңел бирелми. Шуның өчен Углич шәһәре янындагы бер шәһәрне сүтеп Идел буйлап агызалар һәм Казан янында яңадан салалар. Аңа Зөя (Свияжск) атамасы бирелә. Казанны басып алуда әлеге шәһәр төп нигез булып тора.

? Казанга килгән һәркем Сөембикә манарасына карап таң кала. Аның төп үзенчәлеге – 2 метрга авыш булуы. Манараның биеклеге – 58 метр. Бүгенге көндә куркынычсызлык максатларында манарага менү тыела.

? Казанда сан буенча беренче урында татарлар, аннан соң руслар тора. Башкалада барлыгы 115 милләт вәкиле яши.

Зилә САБИТОВА әзерләде
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: