РЕПЕТИТОРЛАРГА ДА САЛЫМ КЕРТЕЛСӘ...

Җәмәгать транспортында йөргәндә еш кына “Соңга калма! БДИ, ТДИга әзерләнә башла!” дигән игъланнар күзгә чалына. Йөрәк үзе дә сизмәстән  шул вакытта “жу” итеп китә, тик соңыннан бу мәхшәр инде синең башыннан  узганы искә төшә...

Уку елының башы – чыгарылыш сыйныфларының һәм ата-аналарның иң тыгыз вакытларының берсе: алар сыйфатлы репетитор эзләү белән мәш киләләр. Барысына да иң яхшылары кирәк, хәтта “тешли торган” бәяләр дә аларны куркытмый. Иң мөһиме – балалары имтиханнарны яхшы итеп биреп, югары уку йортларына керсеннәр!

Өстәмә әзерлек дәресләренә  йөрергә балаларны күп кенә укытучылар үзләре дә мәҗбүр итә, минемчә. Өсләренә артык җаваплылык аласылары килмиме, йә булмаса, куркалармы? Бу мәктәпләрнең дәрәҗәсен генә төшерә түгелме соң? Ә репетиторларда өстәмә әзерлекнең файдасы бармы? Әллә бу акчаны һәм вакытны җилгә генә очырумы?

Сүзне белгечләргә бирик.
Әлфия Альфредовна (Арча районы Ташкичү төп гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары):

– Минемчә, укуның чиге юк! Репетиторлыкны да начар күренеш дип әйтмәс идем. Тик алар тылсымчы түгел бит, «репетиторга йөрим дә имтиханны 100 баллга бирәм», дип кенә булмый... Үзеңә бик нык тырышырга кирәк!

Данил  Мингазович (математика фәненнән репетитор).

– Файдасы бик зур. Мин әзерләгән укучылар барысы да югары уку йортларында укыйлар. Тик аларның анда нинди юллар белән кергәне, кызганыч, миңа караңгы. Ә БДИ һәм ТДИларга әзерләгәндә  үземнең материаллардан кулланам: мәктәптә һәм институтта алган белемнәрем. Шулай ук утыз еллык педагогик тәҗрибәм дә булыша.

Вакыйф Вагизович (тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча репетитор):

– Сәгатенә 250-300 сум акча түләнелә, әлбәттә, ташламалар бар. Ә салым турында закон инде, белгәнебезчә, күптәннән кертелгән иде. Түләргә була, әгәр дәүләт тиешле дәрәҗәдә үзенең вазыйфаларын башкарса. Юрист буларак әйтәм: бу эштән керем алуны исбатлау җиңел түгел.

Репетиторлар укытучыларның белем дәрәҗәсенең түбәнлеген күрсәтә дип әйтмәс идем. Ә инде алар да салым түли башласа, бәяләре тагын да артачак кына. Иң әйбәте үзеңә һәм үз укытучыңа ышанып ныклы белем алырга кирәктер!

Ә репетиторларга да салым түләтә башласалар, ата-аналарга акча ягыннан бик кыенга туры киләчәк. Бәяләр бермә-бер үсәчәк бит. Өстәвенә, уку йортларына түләү 18% артачак, дигән сүз дә чыкты... Болай барса, элекеге вакытлар кабатланып, белем алу кебек зәвыкны бай балалары гына үзләренә рөхсәт итә алачак түгелме соң?!

Илүзә Касыймова

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    42
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    28
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    18
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    16
    0
    0
  • 25 июль 2019 - 12:01
    Аш-су блогеры Рәфилә Шәмсетдиновадан рецепт: КАЙМАК ҺӘМ ЧИЯЛЕ ТАРТ! Дуслар! Ә сез ашарга пешерергә яратасызмы? Димәк, безнең яңа рубрика сезнең өчен. Биредә күпләргә таныш блогер, Instagram челтәрендә татарча популяр аш-су блогы алып баручы Рәфилә Шәмсетдинова сезне б...
    13
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    9
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    8
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019