КОРБАН ГАЕТЕ-2019: кайчан? ничек?

Быел Корбан Гаете 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. “12, 13 август көннәрендә дә корбан китерергә мөмкин”, - дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Корбан гаете ул нинди бәйрәм?


Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы ике мөбарәк бәйрәмнең берсе. Корбан чалу тарихы Ибраһим (г.в.с.) заманына барып тоташа. Аллаһы Тәгалә бу изге бәндәгә сынау җибәрә: үзенең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен улы Исмәгыйльне корбан итеп чалырга куша. Ибраһим (г.в.с.) Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла. Тик соңгы мизгелдә Аллаһ корбан итеп чалырга бәрән бирә. Менә шул вакытлардан бирле корбан чалу йоласы яшәп килә. Бу көнне мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш. Әлеге гамәл Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны аңлата. Корбанлык ите өч өлешкә бүленә: аның бер өлеше мохтаҗларга, икенчесе туганнарга таратыла, өченче өлеше үзебезгә калдырыла. Кунак җыеп аш уздырган очракта ике өлешен үзебезгә калдыру да дөрес.

Корбан чалу өч көн дәвам итә, өченче көнне аны кояш баеганчы чалырга ярый.

Корбан чалыр өчен кешедә булган нисаб күләме 2019 елда 20 меңне тәшкил итә.

Нәрсә ул нисаб?


Нисаб – ул корбан чалуны мәҗбүри итә торган кешедә булган мал-мөлкәт күләме. Димәк, әгәр мөселман кешесендә 20 мең сум акча бар икән (төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш), ул корбан китерергә тиеш.

Корбан чалу һәркем өчен дә мәҗбүриме?


Нисабы 20 мең сумга булган, балигълык яшенә җиткән һәм  мосафир булмаган мөселманга корбан чалу мәҗбүри. Әгәр мөмкинлеге булмаса, гөнаһ юк. Корбан бер кеше исеменнән генә чалына һәм ул гомер буена бер тапкыр гына түгел, ә һәр елны китерелергә тиеш.  Аллаһның илчесе галәйһиссәлам: “Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”, – дип кисәткән.

Ул ничек чалына?


Хайванны чалыр алдыннан, малны кыйблага каратып яткыралар,  корбанлыкның иясе яки чалучы мөселман хайванга карап, түбәндәге доганы укый: “Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән)”.
Мәгънәсе: “Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны (...........) улыннан яки (............) кызыннан кабул ит”.

Шуннан соң: “Йә, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип, «Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», дип малны чалу тиешле”.

Корбанны хуҗа кеше үзе чалса әйбәт. Догасын гарәпчә укый алмаса: «Йә, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз — барысы да Синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк», — дип әйтсә әйбәт була. «Йә, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», — дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», — дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк. Аннары: “Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр!” – дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә.

Әгәр төрле сәбәпләр аркасында (шул исәптән, хатын-кыз булса) кеше бу эшне башкара алмый икән, башка берәүгә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, чалучы кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалучының: “Әй, Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк. Өченчедән, чалучы кешегә  корбанның ите белән түләргә ярамый.

Корбанлык өчен нинди хайваннар ярый?


Пар тояклы – кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннар кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай бер күзе сукыр, йөри алмаслык аксак, бер колагының, йә бер мөгезенең, йә койрыгының өчтән бер өлеше киселгән; колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк, дөягә – биш, үгез яки сыерга – ике, кәҗә белән сарыкка бер яшь тулу шарт. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк: сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя – җидешәр кеше өчен (күп дигәндә). Шулай ук берүзеңә яисә кешеләр җидедән ким булганда бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес.

Гает көнне нинди саваплы гамәлләр кылырга мөмкин?


Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм гамәл. Гает намазы укып кайткач, беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Корбан шулпасын авыз итәргә дә мөмкин.

Гает намазы ничәдә башлана?


Казанда Гает намазы 11 август көнне 4.30 да башлана. Ә инде бәйрәм вагазе башкала мәчетләрендә иртәнге 4 тә башланачак. Башка шәһәр һәм авылларда вакыт кояшның ничәдә чыгуына карап билгеләнә. Корбан чалуга килсәк, ул бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда оештырылачак, мондый урыннар Казанда 19 булыр, дип көтелә.

Зилә САБИТОВА әзерләде



Бу турыда тулырак:


ИЗГЕ БӘЙРӘМ ЯКЫНЛАША

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2508
    1
    51
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    1949
    1
    24
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1773
    0
    13
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1654
    0
    14
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1644
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    136
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    205
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019