КИЧКЕ УРАМ: Чыгам! Чыгармыйм! Чыгармагыз!

БИРЕМ: комендант сәгате ни өчен кирәк?

Бетеп баручы авылларга да җан керә торган вакыт җитте: шәһәр халкы, каникулга чыккан балалар җәйге ялга авылга кайтачак. Элек җәйне үсмерләр һәм яшьләр генә түгел, аларның кичке кыланмышларын пәрдә ярыгыннан күзәтергә яраткан карт-карчыклар да көтеп алган булса, бүген вазгыять бераз үзгәрде. Хәзер авыл урамында таң аттырып булмый – мәктәп укучылары өчен комендант сәгате кертелде. Ул кемгә кирәк(ми)? Бүген "Ялкын" журналы шул сорауга җавап табарга тырышты.

БИРЕЛӘ: ялын алдан кайгыртучы үсмер

Унбиш яшьлек кыз бала быел җәйге ялын май урталарында ук кайгырта башлады: букча барланган, планнар корылган, дусларына шалтыратылган... Һәмичке аш табыны артындагы сөйләшү югарыда телгә алынган биремнең тууына сәбәпче булды. “Участковый быел да кичләрен авылда йөрер микән?” Шул рәвешле табын артындагы сүз үзеннән-үзе комендант сәгатенә, аның кирәк булу-булмавы турында сөйләшүгә барып тоташты.

ЧИШЕЛЕШ

Беренче юл: канунга буйсынырга кирәк!

Монысы кире каккысыз таләп. Илдә, шул исәптән Татарстанда да, дистә еллап канунлы рәвештә комендант сәгате эшләп килә икән, моңа балигълык яшенә кермәгәннәр генә түгел, аларның әти-әниләре дә җитди карарга тиеш. Чөнки Гаилә кодексының 63нче маддәсендә әйтелгәнчә, баласының сәламәтлеге, физик, психик һәм рухи үсеше өчен әти-әнисе җаваплы.

Үсмерләр, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: Татарстанда 18 яше тулмаганнарга 1 сентябрьдан 31 майга кадәр – 22:00-6:00 сәгатьләрдә, 1 июньнән 31 августка кадәр – 23:00-6:00 сәгатьләрдә урамда ялгыз (әти-әнисе яисә аларны алмаштырырдай якын туганыннан башка) йөрү тыела!

– Комендант сәгате белән килешүчеләр бер мин генә түгел, – ди таныш юристыбыз Рәмис Закиров. – Шул ук вакытта моны бала хокукларын бозу буларак кабул итүче әти-әниләрне дә күргән бар. Алар хаксыз! Үсмер төрле тискәре тәэсирләргә бик тиз бирешә. Начар гамәл кылып, полиция кулына килеп эләксә? Иң беренче чиратта менә шул якларын уйларга кирәк. Цивилизация алга киткән илләрдә үсмерләрне төнге сәгатьләрдә күңел ачу урыннарына кертмиләр бит.

Бала хокукын чикләү димәктән, берничә ел элек тәравих намазыннан кайтып барганда улларын хокук сакчылары тоткарлаган әти-әни белән сөйләшеп алырга туры килгәне булды. “Мәчет юлында булгач, качу турында уйламадым да инде”, – дип аңлаткан ул “кармакка” эләгүен.

– Безнең районда рейдлар даими уздырылып торса да, андый ук мәгънәсезлеккә барганыбыз юк, – дип үзләре башкарган эшләр турында сөйләде Теләче районында полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин. – Мәчеттән кайткан баланың башында түбәтәй, янәшәсендә авыл картлары, ә күңеле изгелектә була инде ул. Комендант сәгате кысаларында рейд уздыруның төп максаты – кемнедер тоткарлау түгел, ә тәртип булдыру. Кичләрен урамда үсмерләр юк, алар җинаять корбаны булмаган яисә үзләре начарлык кылмаган икән, бу – алып барылган эшнең нәтиҗәсе.

Икенче юл: әти-әнигә буйсынырга кирәк!

Районнарда кичке рейдларны полиция вәкилләре генә түгел, тулы бер комиссия уздыра. Ахыр чиктә эшне район хакимияте каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тикшерә, штрафны да алар билгели.

Әти-әни, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: балагыз канунга каршы килсә, җаваплылыгын да тотарга, штрафын да сезгә түләргә кирәк булачак. Кич чыгар алдыннан балагыз рейд уздыручылар белән качышлы уйнарга әзер булуын һәм әлеге уенда, һичшиксез, җиңеп чыгачагына ышандырмакчы була икән, күнергә ярамый.

– Баланы кичен тоткарланмаска ничек күндерергәме? Балага каршы килү, аны артыннан күзәтү ахыр чиктә ике арада низаг тудырачак, диярсез. Мәсьәләне хәл итүнең тыныч юллары да барлыгын онытмагыз, – ди мәгълүм бер үзәкнең гаилә психологы. – Гаиләгез өчен үз кагыйдәләрегезне булдырыгыз. Катгый рәвештә тыюлар булмасын. Әйтик, балага абый-апасы янәшәсендә урамда тоткарланырга рөхсәт итәргә була. Шул ук вакытта контроль һәрчак булырга тиеш. Әти-әни контроленнән башка гына бала һәр очракта да дөрес карар кабул итә алмый.

НӘТИҖӘ: комендант сәгате эшли, рейдлар уздырыла һәм бу җәй дә искәрмә булмаячак.

БИРЕМНЕҢ ҖАВАБЫ: коммендат сәгате иң беренче чиратта балигъ булмаганнарның иминлеге, төгәлрәк әйткәндә үсмерләр кырын гамәлләр кылмасын һәм аларга карата җинаять кылынмасын өчен кирәк.
КӨН МӘЗӘГЕ

Россиядә кайбер очраклар өчен 16 яшьтә, хәтта аннан иртәрәк яшьтә дә өйләнешергә рөхсәт бар, хатыны белән кич урамга чыгарга гына рөхсәт юк.




Фәрит Салихов

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2508
    1
    51
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    1949
    1
    24
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1773
    0
    13
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1654
    0
    14
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1644
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    136
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    205
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019