45 МИНУТ ҺӘМ ЯҢАДАН ТУГАН КЕБЕК!

Көненә нибары 45 минут! Һәм син үзеңне күпкә яхшырак хис итәчәксең. Нишләргә икәнлеген хәзер сөйлибез!  

Әлеге гап-гади эшләрне эшләр өчен көненә нибары 45 минут вакыт кирәк. Әмма аларны үтәгәгәч, яңа сулыш ачылганын тоярсың. Киттек!

Җәяү йөрибез/20 минут


Кызу адымнар белән саф һавада  20 минут тирәсе җәяү йөрү кәефне күтәрүдә тыш, йөрәк эшчәнлеген дә яхшырта! Шул ук вакытта организмны чыныктыру өчен дә менә дигән чара булып тора. Сүз уңаеннан, “йөрү” спорты белән шөгыльләнү өчен безгә нибары газиз аякларыбыз гына кирәк.

 Күзләребезнең сәламәтлеген кайгыртабыз/5 минут


Компьютерда эшләү, айфонга булган мәхәббәт – болар барысы да – күз күременең начараюына илтә. Шуңа күрә махсус күнегүләр ясарга онытмыйбыз.

Коры щетка белән массаж ясыйбыз/3 минут


Бу гап-гади ысул ярдәмендә тән тиресен тонуста тотарга, кимчелекләрне бетерергә, кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.

Баскычтан җәяү менәбез/3 минут


5нче катка кадәр җәяү менү – пүчтәк. Ә метрода эскалатор буйлап җәяү менсәң, берничә минутың янга калыр!

Әти-әнигә шалтратабыз/7 минут


Көненә нибары 5-7 минутны якыннарыңны үзеңнең тавышың белән сөендерүгә багышласагыз, аларның да сезнең дә кәефегез күтәренке булыр. Моның өчен иң кулай вакыт- төшке аш вакыты яисә эштән, укудан өйгә катканда да шалтратырга була.

Укудан яки эштән соң тартылып алабыз/ 5 минут.


Спорт белән шөгыльләнергә вакыт җитеп бетмәсә, сузылып-тартылып алу ярдәмгә килер. Шпагат, төрле якларга тартылу – һәм син яңа туган сабый кебек! ;)

Сулыш өчен күнегүләр ясыйбыз/ 2 минут


Тыгыз көннең нәкъ уртасында яки өйгә кайткач әлеге күнегүне ясау тынычланырга ярдәм итә.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 август 2019 - 15:57
    МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ... Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...
    66
    0
    0
  • 22 август 2019 - 16:22
    УЕН (АНТИХИКӘЯ) – ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ Кафе. Ишектән тәкәббер генә бер чибәркәй килеп керде. Залга үтешли, янәшәдәге өстәл артында моңаеп утыручы егеткә күз сирпеп алды. Әллә исәнләште дә инде?
    43
    0
    0
  • 20 август 2019 - 21:30
    ТУГАН КӨНСЕЗ МАЛАЙ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ) Бу ятимнәр йортында әнисез яки әтисез балалар күп. Әтисез-әнисез балалар да бар. Кайберләренең әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы, туган-тумачасы да юк. Анысы гына нәрсә... Айдарның туган көне дә юк хәтта. Барлыкка бар, тик дүрт елга бер генә килә. 29 нчы февраль көнне туган шул ул, кәбисә елны. Шуңа күрә, бер мәртәбә үткәрә дә өч ел рәттән туган көнсез, бәйрәмсез яши. Бу балалар йортына килгәч, ул әле бер дә үткәрмәде туган көнен.
    25
    0
    0
  • 6 август 2019 - 09:47
    «ЯНЫМДАГЫ КОЯШЫМНЫ ҖИБӘРГӘНМЕН...» – ЗӘРИНӘ ХУҖИНА ***
    Ә гомерләр үтте китте,
    Ә син китмәдең һаман.
    Калбемнең иң тирәнендә
    Күмелеп калдың бер заман.
    Ул көнне әле хәтерлим,
    Түп-түгәрәк ай яна.
    Гитарада уйныйсың син,
    Тыңлатып җырлар яңа.
    Яңа җы...
    22
    0
    0
  • 16 август 2019 - 13:38
    ФӘНИС ЯРУЛЛИН ШИГЫРЬЛӘРЕ Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә.
    17
    0
    0
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    12
    0
    0
  • 12 август 2019 - 11:51
    ХАЛЫКАРА ЯШЬЛЕК КӨНЕ! Яшьлек, гомрең кыска синең, шундый кыска булып тоела... Бүген халыкара яшьлек көне! Кеше гомеренең иң гүзәл, хисләр белән кайнап торган, әкияти матур чагы! Ә яшьлек турында шагыйрьләрдән дә матуррак и...
    13
    0
    0
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019