КИЧ УТЫРУ МАҖАРАЛАРЫ...

«Әни-и-и, кич чыгып керим әле? Уникедә өйдә булам!» Таныш сүзләр, шулай бит? Җәйне дуслар белән кич чыгудан башка күз алдына да китерә алмыйм! Ә йолдызлар кич чыгалар идеме икән? Гадәттәгечә, үзләреннән сөйләтәбез!

Гөлдания Хәйруллина, Татарстанның атказанган артисты:




– Хәзер яшьләргә кич чыгу мәсьәләсендә чикләүләр юк кебек. Алар ирекле. Безнең вакытларда кич чыгып китү авыррак иде. Хәтта җәй көне каникул вакытында да чыгарга кушмыйлар иде. Ләкин яшьлек яшьлек инде, барыбер чыга идек. Ул вакытта авылда 2-3 кенә машина бит. Шуның берсе мәктәп директорыныкы һәм ул дүрт фаралы иде. Ә мәктәп директоры кичләрен авыл буенча күзәтеп йөри. Ерактан 4 фаралы машина килүен күрсәк, әй чаба идек, әй кача идек. Бервакыт койма аркылы сикергәндә курткам эләгеп, зур булып ертылган иде. Аннары мин бакалардан бик курка идем. Ә алар, гадәттә, капканың икенче ягында җыелалар иде. Шуңа башта үрелеп капканы ачам, аннары бакалар таралгач кына үзем керә идем.

Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты:




– Без яшь чакта бөтен нәрсә бер сүзгә барып тоташа иде: "эш беткәч". Кич чыгу белән дә шулай булды. Әгәр кич чыгасың килсә, башта списокта язылып куелган эшләрне эшләп чыгарга кирәк иде. Әле ул эшләр эшләдем дә бетте түгел, ә көн дәвамына сузыла торган. Әйтик, бәбкә сакларга, үлән алып кайтырга, тавыкларга ашарга салып торырга, идәннәрне себереп чыгарга, ишек алдын җыештырырга. Җәй көннәрендә күбрәк клубка түгел, ә зурларның волейбол уйнаганнарын карарга бара идек. Андый кызык һәм мавыктыргыч волейбол уенын бүтән күргәнем юк минем. Бөтен авыл шунда була иде. Ә әти-әнидән рөхсәт сорауга килгәндә, эшләрне җиренә җиткереп башкарсаң, проблема булмый иде. Сорамый чыккан булмады. Чөнки сорамый чыксаң, өй ишеге эчтән бикләнә. Аннары берничек тә керә алмыйсың.

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты:




– Мин үзем шәһәр кызы булсам да, җәйләрен авылга кайта идем. Клубка эш эшләсәк кенә чыгаралар иде. Эш эшләсәң – юл ачык, ә эшләмәсәң – бераз авыррак. Качып чыгып киткән вакытлар да истә. Бәрәңге бакчасы буйлап чаба идек. Ул бәрәңге бакчасы шундый озын булып тоела иде. Әйтерсең, ул ике дөньяны тоташтырып тора. Беренчесе – ирек, яшьлек, мәхәббәт дөньясы. Икенчесе – тәрбия, өй, әти-әниле дөнья. Качып чыгып киткәнгә апаларга эләгә иде, миңа – юк. Чөнки мин – төпчек. Кич чыккач көнбагыш чиртә, анекдотлар сөйли идек. Бик күңелле иде! Беләсезме ул ни өчен шулай булган? Чөнки телефоннар юк иде! Гаджетлар хәзер балаларның балачагын, яшьлеген урлый. Чыгарып кара хәзер үсмерләрне кич, чыгарлармы икән...

 

Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты:



– Минем кич чыгуга әти-әни беркайчан да каршы килмәде. Ә менә апамны чыгармый калган чаклары булды. Аннары бераз үскәч, мине аны саклаучы буларак чыгардылар. Өйдән бергә чыгып китә идек тә, аннары юллар аерыла иде. Кире кергәндә тагын бергә керә идек. Гадәттә, уникеләргә кайтып җитәргә кирәк иде инде. Безнең заманда ничектер тәртип көчлерәк иде, заманасы тыныч иде. Бервакыт кызык хәл дә булды. Җәй көне идәннәрне буяган чак, тәрәзәдән генә йөрибез. Ә тәрәзәдән керү тавышсызрак. Димәк, әти-әни уянмый. Ул көнне апа бераз соңрак кайткан булган. Инде кереп җиттем дигәндә генә әти кинәт утны яндырып җибәргән. Менә шундый көтелмәгән борылышлар да булырга мөмкин төнлә йөргәндә. Шуңа күрә, яшьләр, кич чыгасыз икән, барына да әзер булыгыз. Тик иң мөһиме: тәртипле булу кирәк.

 

Илгиз Шәкүров


 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2648
    1
    55
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    2099
    1
    26
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1851
    0
    14
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1834
    0
    15
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1740
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    149
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    218
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019