«БАЛАЛАР КҮП, КИЛӘЧӘК БАР»: «САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫ ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Дистә еллар буена «Сабантуй» журналы призларына балалар арасында узучы көрәш ярышы быел да җиңүчеләрен ачыклады. Казанның «Тулпар» спорт комплексында 13-14 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. «Тулпар» бу юлы үзенә 400гә якын баланы җыйды. Беренче көнне спорт комплекс мыҗгып тора иде – келәмнәр янына килеп баса торган түгел, шунда ук сырып алалар. Хөкемдарлар да, оештыручылар да балаларның күплегенә сөенә-сөенә шаккатты. «Балалар күп, киләчәк бар», – диештеләр.
Балалар арасында узучы ярышлар гел дә эмоциональ киеренкелек, самимилек һәм ихласлык белән аерылып тора. Алар ихластан елыйлар, ихластан сөенәләр, көенәләр, горурланалар, кычкыралар, борчылалар, каушыйлар да. Алардан бигрәк тренерлары!
Киеренке ярышта Казан арты районнары беренчелекне бирмәде. «Кукмара белән Арча булганда инде», – диеште кайбер район вәкилләре. Чыннан да Арча, Кукмара, Балтач балалар арасындагы ярышларда беренчелектән төшми. Бу юлы да алар шушы тәртиптә командалар арасында җиңүчеләр булып танылдылар. Балалар белән эшләүче тренерлар хезмәтен югары бәяләргә кирәк. Финалистлар арасында Баулы, Тукай, Биектау, Казан, Азнакай, Актаныш, Мамадыш һәм башка район көрәшчеләре дә күренде.
Җиңүчеләр исемлеге белән таныштырабыз:
36 килограмга кадәр:
1 урын – Камил Ганиев (Баулы)
2 урын – Раяз Миңнуллин (Арча)
3 урын – Ришат Гатауллин (Биектау), Салават Зарипов (Тукай)
40 килограммга кадәр:
1 урын – Аяз Фәйзрахманов (Арча)
2 урын – Самат Халитов (Авиатөзелеш-Яңа Савин)
3 урын – Рүзәл Галимуллин (Балтач), Илдан Хәбипов (Азнакай)
45 килограммга кадәр:
1 урын – Илнар Фәттахов (Кукмара)
2 урын – Арсен Закиров (Актаныш)
3 урын – Эмир Нигъмәтҗанов (Чаллы), Кәрим Нәҗипов (Кукмара)
50 килограммга кадәр:
1 урын – Радмир Ханов (Мамадыш)
2 урын – Билал Галимуллин (Балтач)
3 урын – Раил Акаев (Авиатөзелеш-Яңа Савин), Артем Заврикиди (Баулы)
55 килограммга кадәр:
1 урын – Наил Фатыйхов (Идел буе-Вахитов)
2 урын – Илья Горбунов (Чаллы)
3 урын – Гыйльфан Хәсәнов (Авиатөзелеш-Яңа Савин), Азамат Шәмсетдинов (Яшел Үзән)
60 килограммга кадәр:
1 урын – Ильяс Исмәгыйлев (Кукмара)
2 урын – Эмиль Зәйнуллин (Арча)
3 урын – Айнур Хожаков (Ютазы), Альмир Рәхимов (Әлмәт)
65 килограммга кадәр:
1 урын – Ленар Егоров (Кукмара)
2 урын – Арсений Громов (Тукай)
3 урын – Камал Шәйхетдинов (Ютазы), Илдан Садыйков (Теләче)
70 килограммга кадәр:
1 урын – Газинур Шиһапов (Арча)
2 урын – Ильяс Нуруллин (Баулы)
3 урын – Азамат Шәехов (Зилант), Алмаз Закиров (Алабуга)
75 килограммга кадәр:
1 урын – Камил Нуретдинов (Кукмара)
2 урын – Ислам Кәримуллин (Зилант)
3 урын – Данияр Фазуллин (Актаныш), Дмитрий Певгонян (Мамадыш).
-
25-27 февраль көннәрендә исә Мамадышта «Ялкын» журналы призына, РСФСРның спорт остасы Р.Мөхәммәтшин истәлегенә 2009-2010 елгы егетләр арасында Татарстан беренчелеге узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев