ӘКИЯТТӘ СИХӘТ БАР!

Әкиятләр кешегә исәнлек өсти ала икән... Менә бер көнне китапханәгә чакырдылар безне. Максатлары: сихәт бирүче әкиятләр белән таныштыру. Кемнәр генә җыелмаган иде бирегә: безнең кебек журналистлар, укытучы һәм тәрбияче апалар, ятим балалар...

сихәт 1

Чара икенче тапкыр үткәрелә икән. Бу юлы безне А.С. Пушкинның тылсымлы әкиятләре дөньясына алып киттеләр. Солтаннар, сихерчеләр белән диңгезләрне, чит илләрне гиздек. Чын дөнья онытылды да кебек.


сихәт 2Безне хәтта яшь укучылар рәтенә дә алдылар. Нәни патшабикәләр әкиятне яттан өйрәнгән иде: чөнки укый белмиләр әле,ә сөйләргә кирәк...

сихәт 3 Шуларга караган саен әкиятнең чын булуына ышанасың. Чара азагында кайнар чәй һәм өчпочмаклар белән көч җыйдык, сихәт алдык... һәм уен автоматларын эзләп, "Корстон" үзәгенә юл тоттык. Биредә бер сәгатьтән артык "пар чыгаргач", таралыштык. Чөнки инде караңгы иде, ә нәни каһарманнар бу вакытта ял итәргә тиеш!

сихәт 4

Кыскасы, әкияткә кунакка китәр өчен күп тә кирәкми: тылсымлы китап, кайнар чәй һәм суык көз айлары! Без сынап каралдык. Ошады безгә. Ә сез сихәт бирә торган әкиятләр укырга яратасызмы?

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7462
    3
    69
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    5903
    2
    119
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4129
    0
    55

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019