ИЛ КИЛӘЧӘГЕН ХӘЛ ИТҮ: 18 ЯКИ 16?

Бүген күпләр үз гомерләрендә беренче тапкыр ил киләчәген хәл итә. Араларында нәкъ менә бүген 18 яшен тутыручылар да бар. Туган көнегез белән, иптәшләр!

Безнең илдә, дөньяның күпчелек илләрендәге кебек үк, сайлау хокукы 18 яшьтән генә бирелә. Психологлар фикеренчә, кеше яшь чакта бик кискен фикерли, хис белән эш итә икән. 2014 елда ЛДПР партиясе депутатлары сайлау хокукын 16 яшьтән бирик дип тәкъдим керткән булган. Ләкин әлегә яшь цензын төшерми торырга булганнар.

ил киләчәген 1
Кайбер илләрдә чыннан да мәктәп укучылары да ил киләчәген сайлый ала икән. Бразилия, Куба, Иран, Никарагуа кебек илләрдә, мәсәлән. Аларда 16 яшьлекләр актив рәвештә сайлауларга йөри.

ил киләчәген 2
Ә менә Япониядә, киресенчә, яшьләргә хокук бирү белән ашыкмыйлар, 20 яшьтән генә сайлауларга килергә була икән.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7839
    3
    72
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    6342
    3
    126
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4299
    0
    59

Блоглар
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019