-
1 июль 2022 - 10:37ГРУША + ХАЛУМИ = ҖӘЙГЕ САЛАТ РЕЦЕПТЫУрамда эссе, шуңа күрә гадәти рецептлар безне инде канәгатьләндерми. Җәйге көннәрдә язмада тәкъдим ителгән салат ярдәмгә килергә мөмкин. Бу салатта суган һәм груша бер-берсенә идеаль туры киләчәк, ә халуми сыры аларга зәвык өстәячәк.
-
21 март 2022 - 11:20KEEP CALM: ТЫНЫЧЛАНДЫРА ТОРГАН ҮЛӘН ЧӘЙЛӘРЕЮкка гына әби-бабаларыбыз төрле үләннәр җыеп, алардан эчемлекләр ясамаган: киптерелгән үләннәр кешегә физик һәм психик халәтне яхшыртырга булыша. Бераз тынычлану, ял итеп алу өчен үлән чәе – иң шәп ысул! Язмада шундый тылсымлы чәйләрнең берничәсен тәкъдим итәбез.
-
2 февраль 2022 - 23:22ПУДИНГ, ШОКОЛАД, ЧИЗКЕЙК: ДИЕТА ТӘМ-ТОМНАН БАШ ТАРТУ ДИГӘН СҮЗ ТҮГЕЛӘгәр дә син үзеңнең рационыңда углеводларны чикләп, спорт белән шөгыльләнеп, дөрес туклануга күчкәнсең икән, бу тәм-томнан баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Кайвакыт үзеңне тәмле ризык белән сыйлау файдалы, юкса нервларың какшарга мөмкин. Синең өчен тәмле дә, зыянлы да булмаган тәм-томнарның исемлеген әзерләдек.
-
19 гыйнвар 2022 - 10:21ДЖАМУ: ИНДОНЕЗИЯДӘН СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ БӘХЕТ СЕРЕДжаму – гаҗәеп эчемлек. Индонезиядә яшәүчеләр сүзенә ышансак, ул иммунитетны көйләргә, рухи яктан тыныч һәм бәхетле булырга булыша. Бу могҗизалы джамуның сере нидә соң?
-
18 гыйнвар 2022 - 12:35САМОВАРЫҢНЫ КУЙДЫҢМЫ? ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ!Татар әдәбиятындагы күп кенә әсәрләрдә менә бу фразаны ишеткәнегез бардыр. Ни өчен чәй татарларда шундый популяр? Ник аны нәкъ менә сөт белән эчәләр? Бу сорауларга җавапларны Татар Китабы йортында узган чәй эчү йолаларына багышланган кичәдә музей хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова сөйләп бирде. Хәзер без сезгә дә сөйлибез! Киттек!
-
5 гыйнвар 2022 - 12:03СЫРЛЫ ПЕЧЕНЬЕҮзе шикәрсез, үзе балсыз, үзе бөтен кешегә дә ошый... Әлеге сырлы печенье кабымлык урынына шәп вариант. Яңа ел ялларында якын кешеләреңне сөендерәм дисәң, тизрәк пешереп кара. Алар, һичшиксез, битараф калмаячак!
-
31 декабрь 2021 - 09:14ОЛИВЬЕ БЕЛӘН ШУБА ТУЙДЫРСА: ЯҢА ЕЛ ӨСТӘЛЕНӘ 5 ЯҢА РЕЦЕПТБәйрәм өстәле, чыршы һәм бүләкләр белән беррәттән, Яңа елны бәйрәм итүнең иң мөһим атрибутларының берсе булып тора. Әмма бәйрәм кичәсе алдында күпме кеше «нәрсә пешерим соң оливье белән шубадан башка?» дип башын катыра.
-
24 ноябрь 2021 - 13:47ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ: ЛИМОН + ЙОМЫРКА = ПЕЧЕНЬЕКышкы салкын кичтә пледка төренеп утырган, кайнар чәй, лимон ароматы таралган атмосфераны күз алдына китерәсеңме? Лимонлы печенье белән нәкъ шундый рәхәт һәм җылы атмосфера туачак. Лимон һәм йомыркалы гади рецепт белән безнең язмада таныша аласың. Аны хәтта иң кечкенәләр дә пешерә ала.
-
12 ноябрь 2021 - 12:49АШ АШАП ЯБЫГЫП БУЛАМЫ?Кызганычка каршы, күпләр идеаль фигура артыннан куып, сәламәтлек турында бөтенләй оныта. Ачлык, аксым һәм моно-диеталар киләчәктә җитди проблемаларга китерергә мөмкин икәнлеген бөтен кеше дә аңлап бетерми шул. Ә кемнең аш ашап кына ябыкканы бар? Аш диетасы чынбарлык яисә мифмы? Тулырак безнең язмада
-
6 ноябрь 2021 - 22:28ТАШКАБАК ҺӘМ БРЮССЕЛЬ КӘБЕСТӘСЕ БЕЛӘН ЯШЕЛ ПИЦЦАОзакка сузылган ял көннәрендә нәрсә эшләргә белмәсәгез, төрле тәм-томнар пешереп, экспериментлар ясагыз. Бу язмада без яшел пицца рецепты белән уртаклашырга телибез. Әйе, үзе яшел, үзе ташкабаклы, үзе кәбестә белән. 100 % тәмле булачак дип сүз бирәбез!
-
25 октябрь 2021 - 17:00ХЭЛЛОУИНГА КАБАКТАН РЕЦЕПТЛАРЕлның иң шомлы, иң куркыныч һәм иң мистик бәйрәме – Хэллоуин якынлаша. Бу көнне җир йөзе буйлап җеннәр йөри диләр. Хэллоуинны бәйрәм итүчеләр өйләрен, ишек төпләрен кабаклар белән бизи. Кабак шулай ук бу бәйрәмнең өстәлендә дә төп урынны алып тора. Аннан нәрсәләр пешереп булу серләрен бу язмадан укып белә аласың.
-
18 октябрь 2021 - 12:28СЫРГАНАКНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ СЫРГАНАКЛЫ ЧӘЙ РЕЦЕПТЫСырганак – бер генә җимештә да булмаган күп кенә файдалы матдәләрне үз эченә алучы, А һәм Е витаминнарына бай уникаль җиләк.
-
28 сентябрь 2021 - 17:13ИНҖИР СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ: АНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ ИНҖИРЛЕ РЕЦЕПТЛАРИнжир агачы иң борынгы үсемлек булып санала. Башта ул җиләкне үстерү белән Согуд Гарәбстанында, соңыннан Сирия, һәм Мисырда шөгыльләнә башлаганнар. Ә Америкага әлеге агач бары тик XVI гасыр ахырында гына эләгә.
-
23 сентябрь 2021 - 12:27ҖЫЛЫНАБЫЗ: КӨЗГЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР РЕЦЕПТЫСуык, яңгырлы көздә бернәрсә дә эшлисе килми, килешәм. Тик ул ямьсез көннәргә ямь һәм җылылык өстәп була. Моның серен беләсең киләме? Без сиңа иң тәмле көзге эчемлекләр рецептларын тәкъдим итәбез. Аларны ясап, эчеп карау мәҗбүри!
-
21 июль 2021 - 14:00ТИЗ ТОЗЛАНА ТОРГАН КЫЯРКыярны кая куярга белмисезме? Без урынын таптык! Тиз тозлана торган кыяр рецепты тәкъдим итәбез. 10 минут һәм әзер!
Шәп укыла
-
1 июль 2022 - 17:38
-
1 июль 2022 - 11:56
-
30 июнь 2022 - 16:52
-
29 июнь 2022 - 16:25