• 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР
    Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    3606
    1
    28
  • 13 февраль 2020 - 16:59
    КӨТӘР КЕШЕҢ БУЛСЫН
    − Кил әле, балам, яулыгыңны юньләп бәйлим.  Колагыңа яланда җил тияр, − дәү әнисе  кытыршы, йомшак учлары белән  Миләүшәнең тузгыган чәчләрен яулык  астына  яшерә-яшерә әйбәтләп бәйләде дә аркасыннан сөеп куйды.
    2334
    0
    33
  • 12 февраль 2020 - 16:14
    ТРАМВАЙ КӨТКӘНДӘ
    Ә егет белән кыз бу тукталышта бик озак күренмәделәр. Үзәкләргә үтәрлек салкын көзләр үтеп, кышлар, язлар, җәйләр җилдереп узып, тагын бер көз килгәч, тукталышта кыз белән егет күренде. Бу юлы алар өчәү − егетнең кулында бәләкәй җанлы төенчек бар иде. Урам чатында кара-каршы басып торган светофорлар, хәерле юл сезгәььь дигәндәй, бәхетле елмайган парны яшел нурларына күмеп үткәреп җибәрделәр дә бер-берсенә яшькелт күзләрен кысышып алдылар... 
    1146
    0
    4
  • 11 февраль 2020 - 15:44
    ЗУР БӘХЕТКӘ ХАКЫМ БАР
    Илсия кайтып кергәндә  өй эчендә  гадәти булмаган, сәер бер  тынлык урнашкан иде. Әтисе  фермада эштә булырга тиеш, әнисе ишек алдында күренми. Лапас астындагы маллар гына тынгысызланып тавыш бирә.  Гадәттә әнисе көне буена диярлек шул малларны карап мәш килә. Мәктәптән кайтып керүче кызын да Зөләйха гадәттә тышта ук нинди билгеләр алганы хакында  кызыксынып  каршылый. Суга киттеме икәнни әнисе?
    1270
    1
    16
  • 7 февраль 2020 - 09:22
    ӘНИ БИТ...
    − Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез...
    1694
    0
    8
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ
    Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    2344
    3
    41
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ
    Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3803
    5
    45
  • 31 гыйнвар 2020 - 17:02
    ҖАВАП
    Фәйрүзә бишенче сыйныфта  укып йөргән мәктәпкә яңа директор килде.  Яңа директор  Рәсим  Хәтмуллович үзен күрсәтә башлагач, укучылар үзләреннән киткән директорларын  еш кына хөрмәт белән искә төшерә башладылар. 
    1691
    0
    23
  • 31 гыйнвар 2020 - 09:42
    КАРЛЫ СИН
    – Кар бөртекләрен җиргә җибәрү белән беррәттән аларга мөһим эш тә йөклиләр икән: «Менә син, Фәлән Фәләнов, шушы кешенең төп-төгәл йөзенә килеп төшәргә тиеш». Һәм алар, шул максатны үтәр өчен, күпме чакрымнар очалар, эзлиләр икән, – дип сөйләде Искәндәр.
    920
    0
    10
  • 29 гыйнвар 2020 - 16:56
    ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕК
    Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны.
    912
    0
    10
  • 27 гыйнвар 2020 - 16:48
    ӘНИЕМ БУЛСЫН ИДЕ
    Авызларын ачып тыңлаган кызларга Римма үзе турында күп нәрсә сөйләде. Гаиләдә бер генә кыз икән. Хастаханәдә табиб булып эшләгән әнисе аны бик ярата ди. Әтиләре колхоз идарәсендә экономист вазыйфасын башкара. Әнисе Римманы өйдә берни дә эшләтми. Йортлары бик зур. Аларның гаиләсе авылда иң бай санала.
    1386
    0
    18
  • 26 гыйнвар 2020 - 10:41
    ХАТ ТАШУЧЫ КЫЗ
    Фәния, кыяр-кыймас кына атлап, зур залга килеп кергәндә, күргәзмә эшен башлаган иде инде. Ил күләмендә танылган рәссам Ирек Сәлимгәрәевнең иҗаты белән кызыксынучылар диварга эленгән картиналарны игътибар белән, җентекләп карыйлар.
    1734
    0
    26
  • 24 гыйнвар 2020 - 14:38
    ИСКЕ КҮЛМӘК
    Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады:  − Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?.. 
    1099
    1
    12
  • 22 гыйнвар 2020 - 10:17
    ИКЕ УЛЫМ
    Фидаилның хәле чыннан да бик кызганыч иде. Кырык ике яшендәге сөлектәй ир эчәгенә ясаткан операциядән соң беткән, ябыккан иде. Өч ай буена урында ятып как сөяккә калган иде. Ракка каршы табиблар да көчсез шул. Алар бу явыз чирне дәвалый алмый, бары тик булдыра алганча, авыруның санлы гына елларын, айларын озайтырга тырыша.
    2476
    2
    34
  • 15 гыйнвар 2020 - 11:31
    БӘХЕТКӘ ХАКЫ БАР ҺӘРКЕМНЕҢ...
    Егеткә Римма турында уйланып бару чиксез рәхәт иде. Ул, телефонын кабызып, интернет челтәренә керде һәм кызның битен эзләп тапты. “Ава”га икәү төшкән фотоларын куйган. Сәхифәсендә тагын ниндидер матур шигырьләр... Руслан аларны бик аңлап та бетми. Шулай да аңа кызның нечкә күңелле булуы, хисләргә бирелә белүе ошый. “Энҗе сибә кемдер учлап-учлап икәү йөргән көзге сукмакка...” Барысы да Руслан белән Римма турында...
    4248
    2
    70
Шәп укыла
  • 27 март 2020 - 10:08
    ПАР БЕЛӘЗЕК Зөлхиҗҗә иртәгесен туган-тумача, дусларын, тирә-күршеләрен җыеп Коръән мәҗлесе уздырырга әзерләнә иде. Киләсе кунаклар инде чакырылган. Бик озак урын хастасы булып яткан әнисенең бакыйлыкка күчкәненә ике ел узып та киткән. Хәергә өләшәсе йомшак ак сөлгеләре күптән түрдәге тумбочка өстенә таслап куелган. Зөлхиҗҗә әнисе исән чакта да аңа гел ак төстәге күлмәкләр, яулыклар гына ала иде. Биш ел урында ятты карчык.
    4299
    0
    82
  • 18 март 2020 - 15:36
    ТӘҮГЕ МӘХӘББӘТ Ә мәхәббәт дигәнең буйга-сынга карыймы соң? Ул бит буйга гына түгел, яшькә дә карамый. Мәхәббәт үтмәслек киртәләр юк. Ә тәүге сөю бигрәк тә...Ә Зөлфәтнең йөрәгендә әле бу саф тойгының бөреләнеп чәчәк атар чагы гына. Унҗиде яшь... Гомернең иң матур, иң кадерле чагы икәнлеген без бик күп еллар үткәч кенә аңлыйбыз шул. Мәңгегә шулай яшь, матур, дәртле булырбыз кебек.
    3581
    0
    32
  • 24 март 2020 - 16:21
    ҮЗ ЯЛГЫШЫМ, ҮЗ ЯЗМЫШЫМ Рәмилә, уйларыннан арынып, наушнигын салды да кызының бүлмәсенә керде. Индира скайптан Марс белән аралаша иде. Шулай да әнисен күргәч, экранны сүндереп куйды. Рәмиләнең Хәбир турында бик сорыйсы килә иде. Әмма сүзне башка яктан башлады: “Син, кызым, дәү әниең белән алай дорфа сөйләшмә, ярыймы. Ул бит сиңа яхшылык кына тели”. Әнисенең бу сүзләре ачуын китердеме, Индира йөзен чытты: “Әни, син ул җен карчыгына буйсынып, үзеңне ирдән, мине әтидән яздырдың! Сез икегез дә аның корбаны!
    3438
    0
    33

Блоглар