ИЛНАЗ АБЫЙ - "РЕАЛ"ГА КҮЧӘ!

Дөнья футболында Испания хакимлек итә, җәмәгать! Инде ничәнче ел әлеге ил командалары төп Ауропа ярышларының кубокларын берәүгә дә бирми.

Быелгы Чемпионнары лигасы һәм Ауропа лигасы финаллары да искәрмә булмады – Испания башкаласы Мадрид командалары “Реал” һәм “Атлетико” кабат испан футболының югары дәрәҗәсен исбатладылар.

Россиядәге киләсе Дөнья чемпионатында да Испания җыелмасы җиңә алырмы? Безнең фараз – әйе. Ләкин вакыт һәм уеннар барын да күрсәтер.

Ә чемпионат башланырга өч атнадан бераз гына азрак вакыт калып бара. Һәм менә шушы көннәрдә генә редакциягә сенсацион яңалык килеп иреште – Роналду “Реалны” калдырып, АКШка китә икән дә, аның урынына король клубы журналыбызның боссы, капитаны Илназ абый Фазуллинны алалар икән. Волейбол белән көрәштә осталыгы шактый булган Илназ абыйның әле футболда да осталыгы барлыгын редакциябездә берәү дә белми иде, шуңа күрә башта ышанмадык. Ләкин дебют видеосын күрсәтте – ышанырга туры килде.

http://debut.laliga.es/media/2/published/790ab467-e071-48b0-8f37-12ce5ecb3db8/pb-res/c608960d-ebd3-43aa-8632-ac4e4a48bef5SCREEN1.mp4


P.s. Дустым, MiDebut сайты ярдәмендә син дә планетаның иң көчле чемпионаты – ЛаЛиганың теләсә кайсы клубының уенчысы була аласың.
Дөнья чемпионаты башланганчы килешү төзеп калырга ашык! ???

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 18 ноябрь 2019 - 17:20
    КӘЛӘПҮШЛЕ КЫЗ Бу очрашуны Сиринә күптән көткән иде. Үзе көтте, үзе курыкты. Әмма юкка дулкынланган икән. Барысы да шулчаклы гади, гадәти килеп чыкты.
    4163
    5
    42
  • 16 ноябрь 2019 - 16:42
    ӘНИЛЕ ЙОРТТА Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була...
    2885
    1
    30
  • 25 ноябрь 2019 - 10:39
    ИҢ КИРӘГЕ... Әнисенең йөзен дә, гәүдәсен дә нәкъ Сәлимә Галимовнаныкы кебек күз алдына китерә Юлай. Беркөн бу хакта әтисенә дә чишелде әле. Әтисе башта югалып калды, бераз эндәшми торгач: – Әниең сары чәчле, – дип куйды. И-и, эш чәчнең нинди төстә булуындамыни!
    2568
    0
    49

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    182
    0
    0
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019