«УЛ МИНЕМ АПАМ ШУЛ» /хикәя/

Ул көнне авылыбыз клубында концерт булырга тиеш иде. Әллә елы шундый килгән, әллә үзем әлегә буйга кечкенәме – төгәл генә әйтеп булмый, аны­сы да, монысы да дөрестер – өй кыегына менеп җитә язган кар өеменнән чанада шуып ята идем, төркем-төркем ашыккан халыкка игътибар иттем. Алар ак карларны ерып юл салып барган трактор артыннан калышмый диярлек атлыйлар. Клуб безнең очта. Зур итеп агачтан салынган. Аның өч миче бар. Ягып җылытып кына торалар. Бүген анда концерт буласын үз апамнардан ишетеп белә идем инде. Абый әллә кайчан шул клуб дигәннәренә элдертте. Беләм мин аны, абыйны, сәхнә янына ук барып, идәнгә җәелеп утыра ул үзе кебекләр янына. Әллә мин дә шунда китим микән? Усал малайлар колагымнан тартып, башым-нан “кәҗә мае чыгарып” аптыратачаклар инде анысы. Беренче тапкыр гына түел. Әллә йөрмимме? Рәхәтләнеп, тау ясап шуам бит әле!

Тагын бер мәртәбә кыек башыннан ук диярлек чанада выжлатып урам ягына, юлга кадәр очып төштем. Ә халык агыла да агыла. Карны шыгыр-шыгыр китереп баралар. Һәммәсе матурдан киенгәннәр. Безнекеләр дә киттеләрме икән? Күренмәделәр дә...

Ишеккә килсәм, эт башы кадәрле ялганчы йозагыбыз эленеп тора. Бикле имеш. Аһ, син аларны!

Ачуым килде. Миңа әйтеп тормыйча, мыштым гына клубка сызганнар барчасы да! Ничек күрми калганмын?

Эһе, бик алдатып тордым ди әле монда!

Чанамны калдырдым да клубка турыдан, бакчалар яклатып кына йөгердем. Ерак түгел, бер ихата аша чыгасы. Анда, япан кыр уртасында диярлек, ялгызы зур бер агач бина сузылып яткан. Ул безнең клубыбыз. Әнә тегендәрәк – мәктәп биналары, бакчасы. Ә мондарагы – әйе, клуб шул инде. Ђ халык кара күч кебек булып аның тирәсенә җыелган. Төзеләчәк яңа мәктәп нигезенең кар астыннан чыгып торган ташларына менеп басып, инде хәзер ничек һәм нәрсә эшләргә, нинди хәйлә белән клуб эченә кереп, сәхнә янына ук узарга дип ашыгыч план кора башладым. Шунда мәктәп ягыннан быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, кызыл байраклар җилфердәтеп, ал галстуклы, бүрекләренең колакчыннарын чөеп бәйләгән, яулыкларының очларын артка кайтарган, кар кебек ак күлмәктән, җир кебек кара итәк-чалбардан бер төркем пионерлар клубка таба килә башладылар. Менә батырлар, туңмыйлар да, йөзләре дә яңа чүлмәк тышы кебек кызылча, түгәрәкләнеп тора.

Аларга сәхнә башындагы ишекне ачалар инде. Сукмаклары минем яннан уза. Үзләре туктаусыз декламацияләр тукыйлар, бу аларның тәкбирләре, имеш:

– Кто шагает дружно в ряд?

– Пионерский наш отряд!

Халык аларга юл бирә. Пионерлар артыннан, күкрәкне киереп, төз басып, чигәгә уң кулымның бармакларын терәп “честь” биргән хәлемдә мин дә иярәм, Минем үз декламациям бар:

– Тра-ля-ля! Тра-ля-ля!..

Анысын миңа абыем өйрәтте. Иң шәбе шушы икән! Ул үзе дә ярата “тра-ля-ля” китерергә.

Планым барып чыкты. Менә ничек матур киләбез!

Өлкәннәр һаман да безгә юл бирә тордылар, телләрен шартлатып кала бардылар. Сәхнә ягыннан ишек ачылды. Аннан “хәзер башлана” диярәк, кереп бе­тәргә кушылып команда ишетелде. Халыкның урамдагы төркемнәре дә клуб эченә тыгызланырга ашыкты. Сәхнә ягы ишегеннән мин дә малайлар арасына атылдым. Кемдер артымнан:

– Кая моннан керәсең? – дип кычкырып, пәлтә итәгемә сузылып калды, идәндә тәгәрәшеп утырган үзем ише вак-төякләр арасына чумарга өлгердем. Әмма төрле яклап төрткәли-төрткәли, тыныч утырырга урын бирмичә аптыратучылар да табылды. Алгы рәтләрнең берсендә миңа билгесез апа, шунда  мине җилкәмнән эләктерде дә, сорап та тормыйча үз янына утыртты:

– Кил әле монда, матур малай!

Алдамыйм, кечкенә чагымда мине җеннәр дә ярата иделәр. Ә бу апа рәхәт итеп кочагына кысты, киреләнеп тормадым, май кебек эреп кенә кителгән.

Ул арада сәхнәгә ак күлмәкле, кызыл галстуклы пионерлар чыгып, бер сафка тезелеп басып, тагын да быргыларын кычкыртып, барабаннарын кагып, декламацияләрен сөйләп алдылар һәм концертларын башлап җибәрделәр. Аларның һәр җыры, шигыре, дәртле биюләреннән соң халык шаулатып кул чапты.  Минем ише малай-шалайлар сөенечтән шарран ярып “ура” кычкырдык. Әмма клуб эче бөркүләнеп, кочаклап утырган таныш түгел апаның аз гына сиземлән­гән татлы хушбуй исеннән дә эреп, тиздән күзләрем йомылганнар...

Кинәт бөтен дөньяның шым булганын тоеп, мыштым песи сыман иренеп кенә күзләремне ачсам – сәхнә уртасында ак кофтадан, кара итәктән, аягына кара киез итекләр кигән, кызыл галстуклы, күкрәкләренә калын булып сузылып төшкән кара толымына кызыл бант бәйләгән Саһира апам басып тора. Һәм ул, кулларын күтәрә төшеп, бераздан сәхнә артына таба җиңелчә генә күрсәтеп куйгандай ишарә ясап, тыныч тавыш белән шигырь укый башлады:

“Алар, алар... Җыйнап аналарны,
Балаларны кырга кудылар...”

Күзләрем маңгаема менде. Әйе, бу минем, минем, минем Саһира апам! Ул, беләсезме, сандугач кебек җырлый да әле! Әнкәй әйтә, Саһира исеме, ди, “Таң сандугачы” дигән сүз ул, ди! Белегез!

Мактанасым, тезеп-тезеп әйтәсем килә, тик телем юк, сүзләрем чыкмый. Апам шигырь укый... Әмма ул да түгелдер сыман. Аның шигырь укыганын бер дә ишеткәнем юк иде кебек. Дөрес, аңардан төрле әкият китаплары укыттырып аптыратам анысы. Укымый карасын, хәзер әнкәйгә әләклим тыңламавын. Ә ул аны ачулана. Ә мин, түшәккә чумып чалкан ятып, апамны елата-елата тагын да китап укыттырам. ”Дәресләремне әзерлисем бар!” – дип тә котыла ал­мый. Ничә калын китап укып бетерде инде ул миңа, аларда әллә нинди хәлләр язылган.  Авырып китсәм, менә бәла апаларыма, бигрәк тә Саһира апама, көннәр буена китап укыттырам мин аларадан. Шуңа күрә өчесе тиң, сырхауга бирелә күрмәсен тагын дип, минем өчен ут йотып торалар, боз да ялатмыйлар, ялан өс урамга да чыгармыйлар...

Карагыз әле Саһира апамны, шигырьләр дә белә икән бит, яттан! Болай булса, мин әле аны!.. Миңа белдермичә йөргән!

Клуб эче шым. Хәтта сәхнә буенда идәнгә тезелешкән малай-шалайлар да борыннарын тарткалап куйгаларга онытып утыралар. Авызлары гына ачылган.

“Көн яңгырлы иде...”

“Исерек майор...”

“Тезеп халыкны...”

Саһира апам шигырь укый. Төгәл, матур, рәхәт итеп, күз алдына барча сурәт-картиналарны китереп бастыргандай энәсеннән-җебенәчә китереп укый. Күршедәге бер түти күз яшьләрен сөртә, икенчесе, өченчесе...

Апам шунда тын алыштырды, кара чәч толымын артка таба алды, күкрәгеннән кызыл кан агып киткәндәй булып кып-кызыл тасма идәнгә сузылып-бөтерелеп килеп төште. Халык аһ итте. Гүяки Саһира апамның күкрәгенә кемдер мылтыгын төбәп аткан һәм ул шуның ядрәсеннән яраланган сыман тоелды. Мин кычкырып җибәрдем:

– Апа-м-м!..

Саһира апам сәхнә артына кереп киткәч, халык беразга телсез калып торды. Шунда бер абзый:

– Эһ! – дип ачы гына бер үкенеч авазы тартып алды. Хатын-кыз халкы һушларын югалтырлык аһлар орды, әче тавышлы күкрәк балалары анда-санда елап җибәрделәр. Мин өнсез идем, малайлар да берни аңлый алмыйча миңа карап-карап куялар, үз араларыннан абыемны эзлиләр...

Бераздан халык шаулатып кул чабуларын башлады.

Саһира апамны тагын сәхнәгә чакырып чыгардылар, аннары тагын, тагын. Мин – мактанчык, түзмәдем, аякларыма басып:

– Апам! Бу минем апам, бу минем Саһира апам! – дип инде сөенечләремне кечкенә күкрәгемә сыйдыра алмыйча кычкырдым, сикерендем, канатландым. Янымдагылар, хисләре ташып чыгып, ашыга-ашыга мине күтәреп алып түшәмгә чөйделәр, кочакладылар, яраттылар. Сөякләремне изеп бетерә яздылар. Аннары әнкәйгә бирделәр. Мин аның монда икәнлеген белми идем. Тагын да шулкадәрле сөендем, аның алдына утырып, узына-узына “ура!” кычкырдым! Әнкәйне дә, мине дә абыйлар-апалар афәриннәр әйтеп тәбрикләүдән туктамадылар диярлек.

Ул концертта Саһира апам: “Бер кыр казы калган аерылып”, – дип башлап китеп, күңелләребезне зәңгәр күкләргә күтәреп, салкын кара күлләргә адаштырып төшереп, гүяки канатларыбызның каерылганлыгын тойдырып, җыр да башкарды, клубтагы тамашачылар бу юлы да инде күзләре яшьләнеп еладылар. Мин тагын түшәмгә чөелдем.

Концерт нәрсә белән беткәндер, анысын хәтерләмим, әмма борыным күтәрелү генә түгел, кемлегем дә артты. Мине инде һәр адәм заты таный, аркамнан сөя, “апасына охшаган” дип, хәтта конфетлар белән дә шул көннән башлап сыйларга тотындылар. Мондый хөрмәт күңелемә бик тә ошый иде. Олырак, егет ишеләргә – “кайнешлек”, үзем ишеләргә – “кодалык” мәртәбәсе “сатып”, бетмәс-төкәнмәс бәхеттә яши башладым. Мондый рәхәт гомер кичерү кемгә тәтегәне булгандыр әле?

Әнкәй генә вакыт-вакыт кайгыга төшә дә:

– Апаңа күз генә тия күрмәсен инде! – дип әйтә торган гадәт алды. Мин дә, ул сүзләрен ишетүгә, шомланып куйгалый идем. Кайбер көннәрдә, вакыт кичкә авышып, апам мәктәптә булса, аны егетләрдән саклап алып кайтырга җи­бәрә башладылар. Андый чакларда яшь җилкенчәк ишеләр, очратсалар, кесәмә конфет тутыру ягын карыйлар, үзләре:

– Апаң белән бер генә минут сөйләштер әле! – диләр. – Кайнешем булырсың! – дип тә үгетлиләр иде.

Әмма мин дә соңгы вакытларда эреләндем. Җавабым да әзер:

– Мыегың да үсмәгән килеш нинди җизни ди әле ул?

Алар бу сүзләремнән куркалар. Апам янына якын килергә бөтенләй дә оялалар. Миңа тию, төртү юк. Бояр малае булдым да куйдым инде менә!

Ә авыл халкы көн дә зарыгып яңа концерт булуын көтә. Анда минем Саһира апам җырлар, шигырьләр дә сөйләр, биер дә. Күңелле булыр. Ә мине тамаша халкы түшәмгә чөяр. Җитмәсә:

– Ул минем апам шул! – диярмен.




 

Фәрит ЯХИН

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2508
    1
    51
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    1949
    1
    24
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1773
    0
    13
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1654
    0
    14
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1644
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    136
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    205
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019