22 август 2022 яңалыклары
-
КЫЗЫЛ ШӘҺӘР: ЙОШКАР-ОЛА – МАРИЛАРНЫҢ ШӘХСИ ЕВРОПАСЫ
Салам, йолташ-влак! Сезнең белән менә шулай мари телендә исәнләшәм әле. Кичә үзем өчен яңа шәһәр, Йошкар-Оланы ачтым. Моңарчы минем Мари Иленең башкаласы турында бернәрсә дә ишеткәнем юк иде. Анда барырга уйлавым да көтмәгән җирдән булды. Йошкар-Ола архитектурасы һәм аның миндә нинди тәэсир калдыруы белән әлеге сәяхәтнәмәдә бүлештем. -
КИТАП БЕЛӘН ДУСМЫ БЕЗ? яки КИТАП УКУЧЫЛАР ТУРЫНДА СТАТИСТИКА
«Китап – иң яхшы дус» – дигән мәкальне барыбыз да белә, тик әлеге дус белән аралар ерагая барганын һәм мөнәсәбәтләрнең суына башлавын аңлап җиткермибез бугай. Соңгы арада китап уку кимеде, дип әйтергә яратабыз. Бу чынлап та шулаймы? Китап укучылар кайсы илләрдә күбрәк? Сораулар күп, хәзер барысын да тәртип буенча карап узарбыз! -
«ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ: КАТНАШЫРГА ҺӘМ АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР ОТАРГА ӨЛГЕР!
«Гомумән алганда, алдагы елларда иң күп катнашучылар саны Татарстаннан булды. Төп максатларыбызның берсе – «ТАТАР СҮЗЕ»н зур мәйданга чыгарып, сибелеп яшәүче татарларны бу бәйгегә җәлеп итү. Теге елны, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Алабуга, Арча, Саба, Балтач, Биектау, Мөслим, Сарман муниципаль район вәкилләре актив катнашты. Иң сөендергәне – бәйгебездә Италия, Төркия, Казахстан, Белоруссия, Әзербайҗан татарлары да бар иде. Шунысы кызык, биредә 2дән алып 102 яшькә кадәрге кешеләр көч сынашты!»