12 август 2022 яңалыклары
-
ЛУБЯН УРМАН-ТЕХНИК КӨЛЛИЯТЕНӘ УКЫРГА КЕРҮ ӨЧЕН ДОКУМЕНТЛАР ТАПШЫРУ ДӘВАМ ИТӘ
Лубян урман-техник көллияте укырга керергә теләүчеләрне җыюын дәвам итә. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Көллияттә көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. -
ЯЛКЫНЛЫ «КАРБЫЗ-PARTY»дан ФОТОРЕПОРТАЖ!
Җәйнең санаулы көннәре калганда, без, Ялкын редакциясе, кичә «КАРБЫЗ-party» оештырып алдык. Бәйрәм ачык һавада, күп кенә танылган җырчылар, Лэйна, «Караш» төркеме, Илгиз Шәйхразиев белән рәхәтләнеп күңел ачып, уеннарда катнашып узды. «КАРБЫЗ-party»да һәр теләгән кеше җәйнең иң тәмле җиләк-җимеше булган карбыз авыз итә алды. «Рarty» мизгелләрен безнең фоторепортаждан карый аласың. -
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНА ВОЛОНТЕРЛАР ЧАКЫРЫЛА
27-30 августта узачак Казан Глобаль яшьләр саммитына волонтерлар чакырыла. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 65 волонтер таләп ителә. Аларга бушлай туклану һәм кирәк-яраклар бирү каралган.
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА