23 август 2021 яңалыклары
-
ӘДӘБИ САБАНТУЙ-2021: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
27 августта Арчада, Татарстанда туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Әдәби Сабантуй узачак. Әлеге чара гыйнвар һәм апрель аенда үткәрелгән «Әдәби марафон», «Авылым гүзәллеге» бәйгеләренең финалистларын бүләкләү тантанасы, милли бәйрәм форматында үткәреләчәк. -
СӘЕР ФОБИЯЛӘР: БӘЛКИ СИН ДӘ КУРКАКТЫР?
Без күп кенә кешеләрнең төрле бөҗәкләрдән, уттан яки биеклектән курыканнын беләбез, һәм бу бөтенләй дә сәер булып тоелмый. Тик кайберәүләр башка сыймаслык фобияләрдән җәфа чигәләр икән... Психологлар әйтүенчә, алар кеше психикасына зур проблемалар китерә ала. Биредә шундый фобияләрнең иң киң таралганнары җыелды. Укып кара әле, син дә шулар рәтеннән түгелме? -
ХАЛЫКАРА «ТАТАР КЫЗЫ 2021» ЯРЫМФИНАЛЫ ЯКЫНЛАША!
2021 елның 25-31 август көннəрендə Халыкара “Татар кызы 2021” бəйгесенең ярымфиналы узачак. Казан шəһəренə барлыгы 34 Россия төбəклəре һəм чит иллəрдəн 40 катнашучы килүе көтелə.