27 июль 2021 яңалыклары

  • 27 июль 2021 - 16:57
    COVID-19 ИНТЕЛЛЕКТ ДӘРӘҖӘСЕН КИМЕТӘ
    COVID-19 белән авырганнарның интеллект дәрәҗәсе авыру кичермәгән кешеләрнекенә караганда түбәнрәк, дип ачыклаган Британия белгечләре. Иң зур аерма концентрацияне һәм фикерләүне таләп итә торган биремнәрне эшләгәндә күренгән. Авыру никадәр начар үтсә, кешенең баш мие дә шулкадәр начаррак эшли.
    612
    0
    0
  • 27 июль 2021 - 11:15
    «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» БАЛАЛАРЫ КЫРЫМДА ЗУР КОНЦЕРТ КУЙДЫ
    Кырым Республикасының Саки шәһәрендә урнашкан “Зәңгәр дулкын” шифаханәсендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең җәйге иҗади сменасы уза. Бу уңайдан лагерьда фнстивальнең 230 лауреаты һәм җиңүчесе зур бәйрәм концерты куйды.
    483
    0
    0
  • 27 июль 2021 - 10:46
    РАМЗАН КАДЫЙРОВ ТАТАРСТАН СПОРТЧЫСЫ РӨСТӘМ ФӘТХЕТДИНОВНЫҢ УҢЫШЛАРЫН ЮГАРЫ БӘЯЛӘДЕ
    Ленинград өлкәсенең «Игора» бөтенсезон курорты янында Россия боҗра узышлары сериясе беренчелегенең өченче этабы тәмамланды. Рөстәм Фәтхетдинов «S1600» классында ике ярышта да иң яхшысы дип танылды. Чечняның беренче профессиональ узыш командасы һәм аның составында чыгыш ясаган Татарстан автоузышчысы уңышын республика башлыгы Рамзан Кадыйров билгеләп үтте.
    488
    0
    0
  • 27 июль 2021 - 10:41
    АЛДАНГАН ӨЛЕШЧЕЛӘР ФАТИРЛЫ БУЛАЧАК
    Татарстанда бүген 2 меңгә якын алданган өлешче бар, шул ук вакытта аларның 80% 2021 елның өченче кварталы ахырына торак алачак. Бу хакта 26 июль көнне матбугат конференциясендә Татарстанда өлешләп төзелештә катнашучыларга ярдәм фондының башкарма директоры Иван Новиков сөйләде. 
    486
    0
    0
  • 27 июль 2021 - 09:30
    ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ: КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР
    23 июльдә Токио шәһәрендә Олимпия уеннары башланып китте һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу язмада дүрт елга бер тапкыр үткәрелүче әлеге уеннарның тарихы, һәм алар турында кызыклы мәгълүматлар белән таныша алырсың. Киттек!
    491
    0
    0
  • 27 июль 2021 - 09:00
    «СӘЛӘТ - ГАЙРӘТ»ТӘ КИНО ТӨШЕРЕРГӘ ӨЙРӘНӘЛӘР
    Сез кулыгызга профессиональ фотоаппаратны беренче тапкыр кайчан алдыгыз? Гомумән, аны  кулыгызга тотып караган бармы? “Сәләт – Гайрәт” профиль сменасында ял итүче балалар хәзерге вакытта нәкъ менә шуңа өйрәнә.  
    428
    0
    1