21 ноябрь 2019 яңалыклары
-
ЧЫРШЫ БИЗИБЕЗМЕ?
Дуслар, тылсымлы Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Тиздән, бик тиздән, без җыйнап куйган урыннан уенчыкларыбызны алып, өй түрендә яшел чыршы бизәрбез. Әкияти могҗизаны тою өчен бу иң яхшы ысул, минемчә! -
«МӘКТӘП ЭКОПАТРУЛЕ»... ЧҮПЛЕКЛӘРНЕ БАЛАЛАР АЧЫКЛЫЙ!
Мәктәп укучылары инде 5 ел дәвамында экологларга законсыз чүп түгү урыннарын ачыкларга ярдәм итә. 2019 ел дәвамында гына да алар тиешле органнарга чүплекләр турында 8,1 меңгә якын мәгълүмат җибәргән. -
ТРАНСПОРТТА БУШЛАЙ ЙӨРИСЕҢ КИЛСӘ – ГРАНТ ӨЧЕН КӨРӘШ!
2019 елның февралендә, җәмәгать транспортында йөрү бәясе арткач, бу студентларның такыр кесәсенә тагын да ныграк сукты. Казанда билет бәясенең 25 сумнан 27гә күтәрелүе әллә нинди коточкыч яңалык тоелмаса да, тамчыдан күл җыелганын онытмаска кирәк. Җитмәсә, 50 тапкыр транспортта йөрүгә бәйле айлык проезднойлар да бетерелде. Бу проблема белән студентлар петицияләр дә язып карады. Ниһаять, бу проблеманы хәл итү юнәлешендә боз кузгала башлады, бугай. -
МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘР ӨЧЕН МЕДИЦИНА БЕЛЕШМӘСЕНЕҢ БӘЯСЕ АРТА
22нче ноябрьдән Россиядә машина йөртүчеләр өчен медицина белешмәләренә бәйле яңа канун үз көченә керәчәк.