Кием сайлаганда, син, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәсең? Модагамы, уңайлылыккамы, әллә инде сәламәтлек ягыннан зарарсыз булуынамы? Иманым камил, өченче вариантны әллә ни уйлап тормыйсыңдыр. Эшне шул пункттан башласаң, ничек шәп булыр иде бит, ә! Чөнки кигән киемнәребезнең күбесе диярлек сәламәтлеккә зыянлы.