7 ноябрь 2019 яңалыклары
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ: ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БУШЛАЙ БЕЛЕМ АЛЫП БУЛАМЫ?
Бүген күп кеше “Бушлай сыр капкында гына”, дип уйлый. Тик сыйфатлы әйберләрне кайвакыт бушка да табып була. Мисал өчен, татар телендә белем алу мөмкинлеген. Ачык университет проекты – шуның ачык мисалы. Биредә татар халкы дәүләтчелеге, хәзерге заман мәдәнияты, татар теле укытучылары өчен “Мөгаллим” курсы, этнокультур проектлар менеджментына өйрәнеп була. -
“ТЮЗ” ТАГЫН БЕР ЗУР ЮГАЛТУ КИЧЕРӘ...
Казан дәүләт яшь тамашачы театры кабат югалту кичерә. Әле 10 октябрьдә генә 43 яшендә ТРның атказанган артисты Арсений Курченков якты дөнья белән хушлашса, кичә, 6 ноябрьдә, Россиянең атказанган, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булган. -
СТИПЕНДИЯ: АНЫ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА?
Кичә генә яңа уку елына аяк баскан идек. Бүген инде – ноябрь. Беренче курс студентлары тәүге стипендияләрен дә алгандыр. Стипендяне бюджетта укучыларга гына түлиләрме? Аның күләмен ничек арттырырга? Беренчеләрнең барысын да борчыган әлеге һәм башка сорауларга җавап бирәбез. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫКНЫ»ны БӨТЕН ИЛГӘ КҮРСӘТӘЛӘР!
«Россия-Культура» каналында «Созвездие-Йолдызлык. Достояние республики» фильмының премьерасы булачак. Аны 10 ноябрьдә 12:50дә күрсәтәчәкләр. Ул Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә багышланган. Әлбәттә, бүген республикабызны «Созвездие-Йолдызлык» ачык телевизион эстрада сәнгате фестиваленнән башка күз алдына китереп булмый.