24 октябрь 2019 яңалыклары
-
ТУЛАЙ ТОРАККА УРНАШТЫРМАУ, ВУЗДА РИШВӘТ ТАЛӘП ИТҮЛӘР: НИЧЕК ХӘЛ ИТӘРГӘ?
Вузда укытучыларың ришвәт таләп итәме? Тулай торакка урнаштырырга ашыкмыйлармы? Бу сорауларны ничек хәл итәргә белмәүче яшьләр республикабызда шактый. Баксаң, хәзер боларның барысын да аноним рәвештә хәл итеп була икән. Моны “Ришвәтчелеккә каршы көрәш фронты” республика яшьләр сменасы катнашучылары яхшы белә. Чөнки былтыргы сменадан соң да студентлар үз хокукларын яклауга ирешкән булган. -
ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ПРЕМИЯ ТАПШЫРЫЛА. КҮПМЕ?
Россия мәгариф министрлыгының 2018 елда узган халыкара олимпиада җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән тренер, укытучыларга премия тапшыру турындагы боерыгы чыкты. Премияләр 2019 елның 15 ноябренә кадәр тапшырылырга тиеш. -
ЙОЛДЫЗКАЙ
...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады. -
КРЕМЛЬ ЯР БУЕНДА ХЕЛЛОУИН УЗАЧАК
2нче ноябрь көнне Казанның Кремль яр буенда Хеллоуин бәйрәме уздырырга телиләр. Кунаклар өчен кабактан фигуралар ясау буенча остаханәләр, кызыклы конкурслар, төрле тематик уеннар оештырачаклар. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.