22 октябрь 2019 яңалыклары

  • 22 октябрь 2019 - 17:30
    «МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!»: ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    «Минем укытучым – иң шәбе» конкурсын күпләр күзәтеп, карап барды. Һәм, ниһаять, без бүген җиңүчеләребез белән күрешеп, аларга истәлекле бүләкләребезне тапшырдык. Ә бүләкләр, чыннан да, шәп иде!
    818
    0
    3
  • 22 октябрь 2019 - 15:55
    МИН КӨТӘМ...
    Инде балалар да: “Әти кайда?”, - дип сорашмыйлар. Әтиләренең кинәт югалуына күнделәр, булса кирәк. Башта, әти кайтсын! дип аунап елаган Земфирасы да хәзер әтисе турында сүз чыкса, карашын аска гына төшерә.
    3357
    3
    41
  • 22 октябрь 2019 - 14:24
    «КАРИЕВ»та ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «СӘЛАМ, АКТӘПИ»
    “Сәлам, Актәпи!” – апрель аенда узган “TAMGA” режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайлап алынган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы – Александра Сальникова. Татар теленә аны Халисә Уразова тәрҗемә иткән.  Режиссеры – Александра Ловянникова.
    943
    0
    0
  • 22 октябрь 2019 - 12:43
    КӨЗГЕ ДЕПРЕССИЯНЕ ҖИҢӘР ӨЧЕН 4 КИҢӘШ
    Көзге елак көннәрдә күпләрне хәлсезлек баса.  Апатия, кәефсезлек, депрессия тамыр җәя башлый. Әмма бу әле сузылып елап ятарга дигән сүз түгел. Бу депрессия дигән зәхмәтне куып тарата торган менә дигән чаралар бар бит! Яхшы кәефне кире кайтарабызмы? Киттек!
    608
    0
    0
  • 22 октябрь 2019 - 12:40
    “КОМ МЮЗИКЛЫ”: ӘКИЯТ КОМЛЫ АНИМАЦИЯДӘН БАШЛАНА!
    Сер түгел, балаларны сәнгать белән кызыксындырыр өчен, мавыктыргыч итеп җәлеп иткән ысуллар кирәк. Классик сәнгать, бер караганда, күңелсез кебек тоелса да, аны да сабыйларга менә дигән “кәнфит” итеп тәкъдим итеп була. Һәм бу инде “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” дигән мәкальгә туры килми. Чөнки югары дәрәҗәдәге сәнгатьнең тышкы ягы да, эчке “күңеле” дә мәгънәле һәм гүзәл.
    630
    0
    0
  • 22 октябрь 2019 - 11:15
    «НИГӘ МИҢА БАСЫМ ЯСЫЙЛАР?» яки БДИ АЛДЫННАН ИҢ ЗУР КУРКУ
    Укучы алтын медальгә барса да, имтиханнарга яхшылап әзерләнсә дә, ул әле борчылмый, дигән сүз түгел. Мәктәптә укытучылар һәм укучылар тарафыннан басым, вакыт тарлыгы һәм хаталанудан курку – балага үзе аша үткәрергә туры килгән төп кыенлыклар әнә шулар.
    421
    0
    0
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1825
    0
    14
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1172
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1082
    0
    11

Блоглар