Логотип Идель
Бу – тема!

“СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК”: бал мичкәсендә бер кашык дегет

“Созвездие-Йолдызлык” XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этаплары тәмамланды. 14-18 апрель көннәрендә Казанда суперфинал узачак. 5500 катнашучыдан вокал, хореография, конферанс юнәлешләрендә иң-иңнәр ачыкланачак.

Әлеге иҗади конкурс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе канаты астында уза. Быелгы сайлап алу этаплары февраль-март айларында Казан, Бөгелмә, Җәлил, Яр Чаллы, Менделеевск, Болгар, Кукмара, Мамадыш, Яшел Үзән шәһәрләре, Зур Кайбыч авылында узды.

- “Созвездие-Йолдызлык” – дөньяда тиңе булмаган, горурланырлык фестиваль. Ул балаларга үз гореф-гадәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Быелгы зона фестивальләренең үзенчәлеге шунда: анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Моңа кадәр дә чыгыш ясыйлар иде. Тик быел тагын да яхшырак әзерләнгәннәр, – ди Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтүенчә, “Созвездие-Йолдызлык”ның төп максаты – рухи матурлыкны, әхлакый нигезләрне саклауда. Әлеге конкурс – республика авылларында яшәүчеләр әзерли торган бердәнбер фестиваль. Җитмәсә, шушы чара дәвамында Татарстан районнарына Мәскәүнең Щепкин училищесы, ГИТИС укытучылары килеп, катнашучыларга белем бирә. Суперфиналда катнашучылар сигез көн буе Казанда торачак. Аларны ашау, яшәү урыннары буелән тәэмин итәләр.

Бал мичкәсендә бер кашык дегет булган кебек, әлеге фестивальдә дә ул бар икән. Ел саен Татарстанның авыл хуҗалыгы районнары башкарма хакимияте “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашучы балаларны костюмнар белән тәэмин итә, укытучылар чакыра. Кайбер районнарда моның өчен – 1, башкаларында 3 миллион сум бүлеп бирүчеләр бар икән. Сер түгел, район башлыклары мөгаллимнәрне көндәшлеккә сәләтле булу өчен җәлеп итә.

- Бездә шундый районнар бар: алар шәһәрнекеләр белән чагыштырганда, матуррак, кызыклырак итеп киенә. Әлеге фестиваль катнашучыларына костюмнар әзерләү мәсьәләсе – Казан шәһәренең бик зур проблемасы. Яр Чаллыда бу проблема бераз азрак күзәтелсә дә, ул бар. Мин моның турында күп сөйләдем. Казандагы Гала-концертта да татарча дүрт кенә номер иде. Татарстан башкаласының Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәләренә моңа игътибар итәргә кирәк. Шушы шәһәрләр генә балаларга костюмнар тектерми. Минем Кзаан, Яр Чаллы мэрларына мөрәҗәгать итәсем килә. Беренче урыннарны алган “топовый” коллективларга булса да костюмнар әзерләп була, – ди Дмитрий Туманов.
“Созвездие-Йолдызлык” саннарда:

сайлап алу турларында 19 585 кеше катнашкан;

2742 номер күрсәтелгән;

5тән 21 яшькә чаклы катнашырга мөмкин;

март-июнь айларында зона турларын, Казандагы финалны “ТНВ” каналында һәр шимбә-якшәмбе 13.30-14.30да карап була.

Фестивальнең йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә узачак.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев