«СӘМРУХ» ПРЕМИЯСЕ: ИҢ СӘЛӘТЛЕЛӘР БИЛГЕЛЕ!
Күпләр көтеп алган тантана! Ниһаять, «Сәмрух – 2022» Ел премиясе җиңүчеләре билгеле булды. “Пирамида”да үткән масштаблы тантана кичәсе “Сәләт”кә генә хас җылы мохиттә узды. Кабатланмас алып баручылар, җырчылар кичәне аеруча үзенчәлекле иттеләр.
2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм «Сәләт»Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Быел әлеге чара 17 февраль көнне масштаблы рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтеп китте. Әлеге премия 600 “Сәләт” активистлары һәм 90 эксперт катнашында уздырылды.
"Сәмрух" премиясенең максаты – «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы иң актив һәм иң сәләтле балаларны һәм яшьләрне бүләкләү. Бүләкләү тантанасына кадәр катнашучылар 4 этап уза. Беренче баскыч – гаризалар кабул итү, икенчесе – катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Билгеләп үтәргә кирәк, быел конкурска 90нан артык гариза кабул ителеп, шуларның 70енә генә портфолио нигезендә киләсе этапка үткән. Өченче этапка килсәк – ул катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу. Әлеге этапта катнашучылар үзләре белән таныштыра, жюрины кызыксындырган сорауларга жавап бирә. Дүртенче, соңгы баскыч – бүләкләү тантанасы.
"Сәмрух -2022" ел премиясын кабатланмас тавыш һәм дикция иясе Гөлназ Сафарова һәм “Татар радиосы”ның алып баручысы Рамил Шәрәфиев алып бардылар. Алар, чыннан да, әлеге чараны тагын да яктырак, матуррак иттеләр. Әлеге тантана кичәсе караучыларның күңелләренә, йөрәкләренә аеруча тәэсир иткәндер.“Сәләт” активистларының җылы мохит тудырып, җырлап утырулары, биеп алулары, бер-берсенең җиңүенә шатланып котлау сүзләре әйтүләре, сүз белән әйтеп бетерә алмаслык хис-кичерешләре моны һичшиксез дәлилләп тора.
Тантананы тагын да күңеллерәк итүче, заман таләпләрен истә тотып, чыгыш ясаучы Илсөяр Хисмәтова һичшиксез игътибарга лаек. Ул балаларга һәм яшьләргә үзенең кызыклы "Stand up"ын тәкъдим итте. Ул үзенең мәзәкләрен “Сәләт” лагере белән бәйләде һәм хәтта “TikTok”ны да татарлар уйлап тапкан, аның мәгънәсе“тик торма” дигәнне аңлата бит дип шаяртты. Зарина Вильданова һәм Ильгиз Шайхразиевның дәртле жырлары да күңелләрне күтәреп, һәрберебездә дә онытмаслык хис-кичерешләр калдырды!
Гадәттә, 14 номинаця буенча бүләкләү узса да, быел шуларга яңа номинация - "Ел проекты" номинациясе өстәлгән. “Әлеге номинация проектларга үз эшчәнлекләре белән таныштыру, нәтиҗәләре белән бүлешү өчен менә дигән мөмкинлек! Премия яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә, проектны тагын да киңәйтергә, үстерегә ярдәм итәчәк” – ди “Сәмрух” Ел премиясе координаторы Алия Мирмиева.
Менә ул иң сәләтле җиңүчеләр:
"Ел сәлкеше" - Алсу Вәлиева
"Ел әйдәманы"- Лилия Гатина
"Ел өлкән әйдәманы" - Айгуль Шакирова
"Ел кулдашлары" - Ильнара Фахриева, Ринат Камаев
"Ел директоры" - Айгуль Валиуллина
"Форум башжитәге" - Булат Чепеков
"Ел остазы" - Салихов Ким Миңнулла улы, Шакирова Диляра Мансур кызы
"Ел аланы" - "Сәләт-Азнакай" аланы
"Ел инициативасы" - "Яшь йөрәкләр" театр лабораториясе
"Ел клубы" - "Сәләт Осиново"
"Ел партнеры" - Юнусов Рөстәм Фәритович
“Ел проекты” - "Sanak-lab"
"Сәләт жырлый" - "Ут кабыза Галәм"
"Сәләт стипендиясе" - Алмаз Яруллин, Алина Лабанова
Раилә ФӘХРЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев